ИГЕНЧЕ
+22 °С
Яңгыр
Новости
16 март 2023, 06:20

БР Сәламәтлек саклау министрлыгы вәкилләре безнең районда

Дүшәмбе көнне район үзәк дәваханәсенә эш визиты белән БР Сәламәтлек саклау министрлыгының амбулатор медицина ярдәмен оештыру бүлеге начальнигы Альбина Гомәр кызы Тансыккуҗина һәм министрлыкның амбулатор-поликлиника хезмәте буенча штаттан тыш баш белгече Руслан Роберт улы Әхмәдуллин килде.

БР Сәламәтлек саклау министрлыгы вәкилләре безнең райондаБР Сәламәтлек саклау министрлыгы вәкилләре безнең районда
БР Сәламәтлек саклау министрлыгы вәкилләре безнең районда

 Алар район үзәк дәваханәсенең баш табибәсе Алина Фаил кызы Латыйпова белән берлектә барлык бүлекчәләрнең, шул исәптән поликлиника эшчәнлеге белән дә танышты. Экспертлар медицина профилактикасы кабинеты, амбулатор-поликлиника хезмәте эшчәнлеген оештыру үзенчәлекләре белән танышты, профилактика чараларын камилләштерү һәм үстерү буенча төпле киңәшләр җиткерделәр. Кунаклар медицина персоналының эш күләмен киметү исәбенә эшчәнлекнең нәтиҗәлелеген арттыру мөмкинлеге бирә торган навигация системасын оештыруны лаеклы бәһаладыләр. Аның ярдәмендә пациентларга дәваханә киңлекләрендә җиңелрәк ориентлашу һәм кирәкле урынга тизрәк барып җитү күпкә җиңелрәк һәм уңайлы.
Башкала белгечләре Иске Бәшир авылындагы ФАПта да булды. Сәламәтлек саклау министрлыгы вәкилләре санитар-эпидемиологик режимның үтәлүе, документларны тиешлечә алып бару тәртибен тикшерделәр.
Структура бүлекчәләре мөдирләре белән аралашу барышында пациентларны дәвалауның сыйфатын яхшырту, диагностикалауны тизләтү буенча чаралар турында фәһемле сөйләшү һәм фикер алышу булды.

БР Сәламәтлек саклау министрлыгы вәкилләре безнең районда
БР Сәламәтлек саклау министрлыгы вәкилләре безнең районда
Автор:Илсөяр Гайсина
Читайте нас