ИГЕНЧЕ
+24 °С
Яңгыр
Новости
16 март 2023, 07:25

Тырышканга – уңыш юлдаш

”Герой” авыл хуҗалыгы җитештерү кооператив-колхозы идарәсе рәисе Фәргать Фәрит улы Ваһапов күркәм юбилеен билгели

Тырышканга – уңыш юлдашТырышканга – уңыш юлдаш
Тырышканга – уңыш юлдаш

Бәрәкәтле Чакмагыш төбәгенең данын еракеракларга таратучы күренекле шәхесләр арасында шушы көннәрдә күркәм 60 яшьлек юбилеен билгеләгән Русия Федерациясенең һәм Башкортстан Республикасының атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре, авыл хуҗалыгы фәннәре докторы, “Бердәм Русия” сәяси партиясеннән озак еллар дәвамында муниципаль район Советы депутаты, дистә еллап республикада сыер малларыннан иң югары көндәлек савым күрсәткечләре белән дан тотучы “Герой” авыл хуҗалыгы җитештерү кооператив-колхозы идарәсе рәисе Фәргать Фәрит улы Ваһапов аерым урынны били. Андыйлар турында һич икеләнми үз эшенең чын остасы, дип әйтергә мөмкин. Матур табигатьле Башкортстаныбызның көньягында урнашкан Күгәрчен районының Күгәрчен авылында – чал тарихлы Агыйдел елгасы буенда 1963 елның 12 мартында туган ул. Әтисе, гади колхозчы – электрик Фәрит Закир улы белән әнисе – мәктәп интернаты тәрбиячесе Фәйрүзә Зиннәт кызының биш баласы арасында дүртенче булып дөньяга килгән теремек малайга әти-әнисенә аваздаш та булган Фәргать исемен биреп, аңа изге теләкләр юраулары да тормышка ашкан – шушы ир асылы бүген республикабыз гына түгел, ил күләмендә дә киң билгеле шәхес. Туган авылы кырларының күркәм табигате кочагында ул кечкенәдән үк тырыш, чәмле булып үсә. Мәктәптә укыганда ук яхшы өлгереше, җәмәгать эшчәнлегендә активлыгы белән аерылып тора, спорт ярышларында даими катнашып, призлы урыннар яулый. Күгәрчен урта мәктәбе укучысы Фәргать Ваһаповның чаңгыда узышу, бокс, җиңел атлетика, гер күтәрү һәм спортның башка күп төрләре буенча ирешкән уңышларын раслаучы ул чор документлары – медальләр, Грамоталар, Дипломнар бүген дә үсеп килүче оныкларына өлге булып йорт түрләрендә кадерләп саклана. 1980 елда Күгәрчен урта мәктәбен тәмамлагач, техника белән кызыксынучы башка үсмер егетләр кебек үк, Фәргать язмышын автомобиль йөртүче һөнәре белән бәйләргә ниятли һәм Мәләвез шәһәрендәге автомәктәптә укып, киң профильле водитель, автослесарь һөнәрләренә ия була. Хезмәт юлын үзе туып үскән “Октябрьский” совхозы бүлекчәсендә автослесарь буларак башлап җибәрә. Ике айдан – 1981 елның апрелендә язгы чакыру мәлендә Совет Армиясе сафларына хәрби хезмәткә алына. Илебез алдындагы изге бурычын ул шул чактагы Варшава килешүенә теркәлгән Чехославакия җирендә – Үзәк гаскәрләр төркемендә автомашина йөртүче булып намуслы үти. Армия хезмәте еллары истәлеге – дистәләгән Почет грамоталары һәм часть командованиесеннән Рәхмәт хатлары да шулай ук кадерле ядкарь булып саклана. Демобилизацияләнеп кайткач, 1983 елда ул туган “Октябрьский” совхозында автомашина йөртүче булып хезмәт юлын дәвам итә. Авыл хуҗалыгы яхшы югары белемгә ия булган белгечләргә мохтаҗ булуын яхшы аңлап, шул елның көзендә Башкортстан авыл хуҗалыгы институтының зоотехник-инженерлар әзерләү факультетына уңышлы имтихан тота. Тырышып белем алудан тыш, әлеге югары уку йортында да Фәргать җәмәгать тормышында активлыгы белән аерылып тора: курста комсорг, дзюдо көрәше белән зур уңышлар яулаган спортчы булып таныла. Студент елларында шулай ук насыйп ярын – безнең районның Тозлыкуш авылында туып үскән, бухгалтер исәбе һәм контроль белгечлеген үзләштерүче чибәр кыз Гөлнәзирә Илһам кызы Зыязетдинованы бер күрүдән яратып гашыйк була һәм өлкән курсларда инде алар тату гаилә булып берләшә. Укуын уңышлы тәмамлап, яшь белгеч Фәргать Фәрит улы Ваһапов безнең районның “Герой” колхозына токымчылык эшчәнлеге буенча зоотехник вазыйфасына юллама белән кайтканда өлкән уллары Артур кул баласы гына була әле. Төпле белемле, инициативалы белгечкә, оста оештыручы буларак, берничә ай үтүгә үк хуҗалыкның баш зоотехнигы камытын кидерәләр. Хуҗалыкның малчылык тармагында эшләрне җайга салу белән, сыер малларының продуктлылыгын күтәрүгә ирешү өчен аларның токым сыйфатын яхшырту мөһимлеген дәлилләп, ул үзен яңадан элекке вазыйфасына кайтаруны сорый. Илебез корылышы үзгәргән, терлекчелектә дә зур проблемалар тулы булган авыр елларда ныкышмалы белгеч фермаларны яхшы токымлы маллар белән тулыландыру, генофондны яңарту, терлекләрнең сәламәтлеген тәэмин итү хакына зур тырышлык сала, бу җәһәттән белемен күтәрү максатында үзе укыган югары уку йорты – хәзер инде Башкортстан дәүләт аграр университеты галимнәре белән берлектә тәҗрибә мәктәбен җәелдерә. Сыер малларын эффектлы тукландыру, дәвалау ысуллары буенча тикшеренүләре артабан авыл хуҗалыгы фәннәре кандидаты диссертациясенә, соңрак инде – докторлык диссертациясенә торышлы фәнни хезмәтләргә әверелә. Төп эшенән тыш ул җәмәгать эшләрендә дә кайный, авыл халкы үзен берничә тапкыр биләмә Советы депутаты итеп күрсәтә. Тайняш авыл Советы авыл биләмәсе хакимияте башлыгы урынбасары вазыйфасында ике ел дәвамында үзен өлгеле күрсәткән Фәргать Фәрит улы 2002-2006 елларда – бер чакырылыш Тайняш авыл Советы авыл биләмәсе хакимияте башлыгы буларак та авыллар йөзен ямьләү, инфраструктурасын үстерү, халыкның тормыш-көнкүреш шартларын яхшырту җәһәтендә зур тырышлык сала. Бар яклап та осталыгын, булдыклылыгын күреп, 2006 елда геройлылар аны үзләренең җитәкчесе итеп сайлап та ялгышмадылар. Ныкышмалы, максатка омтылучы, гадел таләпчән, уңган идарә рәисе кул астында унҗиде елдан артык “Герой” авыл хуҗалыгы җитештерү кооператив-колхозы зур уңышлар яулый, районда гына түгел, республикабызда иң көчле, алдынгы хуҗалыкларның берсе исемен лаеклы йөртә. Беренче көненнән үк яңа рәис эшне хезмәт дисциплинасын ныгытудан, һәр юнәлештә ныклы исәп, эшчәнлекне фән казанышларына нигезләнеп оештырудан башлады, үзе тирәли теләктәшләр командадасын туплауга иреште. Туфракның уңдырышлылыгын күтәрү, чәчү технологиясен төгәл башкару, үсентеләргә вакытында тиешенчә тәрбия бирү, техниканың заманча төрләреннән файдалану, хезмәткәрләрнең квалификациясен арттыру исәбенә бөртекле һәм кузаклы культуралардан югары уңыш алуга ирешү белән беррәттән малчылыкта да эшчәнлекне тамырдан үзгәрттеләр. Югары белемле зооинженер Фәргать Фәрит улының республиканың аграр университеты галимнәре белән берлектә оештырган фәнни эшчәнлеге малларның токым сыйфатын яхшырту, тукландыруны терлек организмы өчен тиешле барлык макро һәм микроэлементлар белән баетып оештыру, төрле чирләрне булдырмау җәһәтендә күрелгән эшлекне чаралар да озак көттермәде – “Герой” авыл хуҗалыгы җитештерү кооператив-колхозында сөт саву, маллардан уртача артым алу, тиешле көрлелектә яхшы товарлылык сыйфатларына ия ит җитештерү күләмнәре елдан-ел арта барып сөендерә. Болар артында, әлбәттә, җитәкченең оештыра белү, рухландыру сәләте дә, аталарча кайгыртучанлыгы да, эшчәнлекне төпле белүе дә, хезмәт кешеләре белән гади аралаша белеп, уртак тел табып оештыруы да ятуы бәхәссез. Бүген хуҗалыкта районда иң күп диярлек сыер маллары асрала. Табигый, югары күрсәткечләргә ирешү өчен тиешле шартлар тудырылырга тиеш. Биредә бүген һәр авылда заманча мал торлаклары төзелеп, алар иң алдынгы җиһазкорылмалар белән тәэмин ителә, сыйфатлы мал азыгы саклау базлары торышына сокланып карап торырлык. Әлбәттә, тудырылган эш шартлары, хезмәткә түләү һәм эшчәннәр, белгечләр турында хәстәрлек тә – биредә иң югарылардан. Бу хуҗалыкта уртача хезмәт хакы күләмнәре хәтта вахта ысулы белән читтә эшләүчеләрне дә көнләштерерлек. Чыгымнарның зур өлешен хуҗалык үз өстенә алып, хезмәткәрләрнең сәламәтлеген илебез, республика шифаханәләрендә ныгыту да игътибар үзәгендә тотыла. “Герой”дагы заманча техника төрләре дә районда бик сирәк хуҗалыкларда бар, аларны һәрчак тулыландырып торулары да эшчәнлекне югары биеклекләргә күтәрүгә ярдәм итә. Гомумән, Фәргать Фәрит улы кул астындагы үзгәрешләрне санап китәр өчен генә дә шактый гәзит мәйданы таләп ителер иде. Җитештерү эшчәнлеген күтәрү белән беррәттән ул җитәкләгән хуҗалык идарәсе авыллар инфраструктурасын күтәрүгә, төзү-төзекләндерү, халыкның яшәеш дәрәҗәсен күтәрүгә дә лаеклы өлеш кертә. Авыллар урамнарын комташ катламы салып күтәртеп эшләү, Тайняшның үзәк урамын асфальтлау, социаль-мәдәни-көнкүреш объектларын төзү-төзекләндерү – барысы да халык файдасына эшләнелә. Хуҗалык көче белән нык тузган элекке мәдәният йорты бинасын сүтеп, аның өчен идарә бинасында урын бүлеп, мәдәният йорты урынына күркәм мәчет бинасын күтәреп куюлары да халыкның рухи дөньясын баетуга ярдәм итә. Хуҗалык кибетендә һәм аның район үзәгендәге сәүдә нокталарында үзләре җитештергән продукцияне сату да кооператив кассасына табыш китерә. Биредә ашлыкны эшкәртеп, мал азыгы итеп кулланып, элита сортлы сөт җитештереп эшкәртүгә озату да хуҗалыкка тере акча агымы булып әйләнеп кайта. Геройлыларның эшчәнлек тәҗрибәсен тарату максатында район, республика, илебез күләмендәге төрле чаралар оештырылуы да табигый. Бирегә өйрәнергә дип төрле төбәкләрдән делегацияләр еш килә, ә фән докторы, авыл хуҗалыгы галиме Фәргать Фәрит улы Ваһаповның аларга җиткерер сүзләре дә, фәһемле киңәшләре һәм эшлекле ярдәме дә даими табылып тора. Эшчәнлегеңне күрә-бәһалый белүләрен тоеп эшләү, әлбәттә, канатландыра, яңа дәрт өстәп бара. Фәргать Фәрит улының йөзәрләгән лаеклы бүләкләре арасында иң кадерлеләре – мөгаен, төрле елларда лаек булган Русия Федерациясе һәм Башкортстан Республикасы Авыл хуҗалыгы министрлыкларының, БР Дәүләт Җыелышы – Корылтай һәм башка ведомстволарның Почет һәм Мактау грамоталары, Дипломнары, Рәхмәт хатлары, күкрәккә тагыла торган билгеләренең зур роль уйнавы бәхәссез булыр. Күпьеллык намуслы хезмәтенең шулай ук Русия Федерациясенең (2020 ел), Башкортстан Республикасының (2010 ел) атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре дигән югары исемнәр белән билгеләнүе дә канәгатьлек хисләре китерә, күкрәген бизәгән “Башкортстан Республикасы Чакмагыш районы алдындагы казанышлар өчен” бил- гесе исә үзен яңа биеклекләргә этәрә. Гомер буена тынгысыз җәмәгатьче буларак, ул биләмәдә генә түгел, район күләмендә оештырылган чаралардан да читтә калмый, һәркайсында актив катнаша. Аның дистә еллар тәүдә авыл, артабан муниципаль район Советы депутаты буларак якташлары мәнфәгатьләре сагында торуы да Фәргать Фәрит улының күпкырлы эшчәнлеген баета. Тормыш юлындагы иң зур казанышы – әлбәттә, тәү чиратта тату гаиләсе. Студент елларында сыналган мәхәббәтләре бүген дә ныгына, көчәя генә бара. Сөеклесе – Гөлнәзирәсе аңа диплом алган елда туган уллары янына ике елдан тагын бер егет асылы – Илнурларын бүләк итеп сөендерде. Әйткәндәй, ул да хуҗалыкта гомер буе бухгалтер вазыйфасында эшли, фидакарьлеге берничә тапкыр югары ведомстволарның Почет грамоталары, Рәхмәт хатлары белән бәһаланылган хезмәт ветераны. Ике ул да яшьтән үк әти-әниләренә охшап төрле яклап актив булып үстеләр, мәктәптә дә тырышып укыдылар, югары белем алдылар, гаиләләр кордылар һәм бүген икесе дә үз эшләрен ачып, күркәм гомер кичерәләр. Артур сөеклесе Айгөл белән Әдилә һәм Амелия исемле кызлар үстерсә, Илнур белән Динара гаиләсендә Тамерлан һәм Софья исемле оныклар үсеп килә. Бәйрәмнәрдә һәм җәй көннәрендә Ваһаповларның иркен йортын бәхетле оныклар тагын да нурландырып тора. Фәргать Фәрит улының яшьтән яраткан шөгыле – умарта кортлары белән әвәрә килү. Шушы тырыш, бер гаилә булып яшәүче бөҗәкләр белән ул сирәк очраган ял мәлләрендә шөгыльләнергә ярата. Дөресрәге, алар көн дәвамында киеренке хезмәттән соң аңа ял итәргә мөмкинлек бирә. Күчләр белән шөгыльләнүдән тыш, ул үз куллары белән умарталар, рамнар ясый. Аларның да үз сере бар: нәзберек бөҗәкләр ияләшеп, умарталарны үз итсен өчен тиешле агачын да сайлый белергә кирәк, буяуларның да күчләрне җәлеп итәрлеген куллану мөһим. Умарта кортлары арасында чирләр таралуга юл куймау, балны тиешенчә җыюларына ирешү юллары һәм башкалары да бар бит әле… Язмабызның башында Фәргать Фәрит улының бүген районыбызның йөзен кашын тәшкил итүчеләрнең берсе булуын билгеләп үткән идек. Тырыш хезмәткәр, төпле белемле оештыручы, үзе артыннан уңышларга әйди белүче, зур казанышлар яуларга рухландыручы бу ир асылы – чын-чынлап горурлыгыбыз да, төбәгебезнең асыл хәзинәсе дә. Аңа алда да тик уңышлар гына юлдаш булсын.

Тырышканга – уңыш юлдаш
Тырышканга – уңыш юлдаш
Автор:Фанис Амирханов
Читайте нас