ИГЕНЧЕ
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Новости
17 март 2023, 11:05

Быел да ныклы әзерлек белән каршы алабыз

Чакмагышта техниканың язгы ташкынга әзерлеген тикшерделәр

Быел да ныклы әзерлек белән каршы алабыз
Быел да ныклы әзерлек белән каршы алабыз

Һава температурасы көннән-көн күтәрелә, димәк язгы ташкын чорына якынлашабыз. Бу юнәлештә мунииөпалҗ район хакимиятенең гадәттән тыш хәлләр буенча комиссиясе ныклы эшчәнлек алып бара. Быел да язгы ташкын чорын оешкан төстә, ныклы әзерлек белән каршы алалар.
Ай башына кадәр үк юл өслегенең кар сулары ташкыны зыян салуны искәртү максатында торба башлары тазартылып чыкты, корылмалар төзеклеге тикшерелде. Су хәвефе янаган авылларда ташкын сулары агымын йорт хуҗалыкларына, каралты-кураларга, оешма-предприятиеләр милкенә зыян салмаслык итеп ерып җибәрү чаралары күрелә. Бүгенге көндә гидротехник корылмалар барлык төр хәвефсезлек таләпләренә җавап бирә.
Язгы ташкыннарга әзер булу – бүгенге көнә мөһим мәсьәләләрнең берсе. Көтелмәгән хәлләргә әзер булу максатында районда бу юнәлештә ныклы эшчәнлек алып барыла. 16 мартта Чакмагыш районы оешма-предприятиеләре техникаларының язгы ташкын чорында гадәттән тыш хәлләр килеп чыгу очрагына әзерлеге тикшерелде. Чарада муниципаль район хакимияте башлыгы Реканс Фәнил улы Ямалев, Чакмагыш янгын сүндерү часте начальнигы Азат Нурихан улы Сәитов техникаларның әзерлек торышын барлады.
“Язгы ташкын чорында бу эшкә барлык хезмәтләрне һәм ведомстволарны җәлеп итү мөһим. Быел да, гадәттәгечә, язгы ташкын чорын үткәрү турындагы карарга ярашлы, чаралар планы билгеләнде, сәнәгать, торак-коммуналь, сәүдә предприятиеләрендә, оешма-учреждениеләрдә махсус комиссияләр, авария бригадалары төзелде, эшчәнлек юнәлешләре расланды. Смотр нәтиҗәләренә ярашлы, оешма-предприятиеләрнең гадәттән тыш хәлләрне кисәтү һәм бетерү буенча бурычларны үтәргә әзер булуын ышанып әйтергә була”, – диде хакимият башлыгы.

Быел да ныклы әзерлек белән каршы алабыз
Быел да ныклы әзерлек белән каршы алабыз
Быел да ныклы әзерлек белән каршы алабыз
Быел да ныклы әзерлек белән каршы алабыз
Быел да ныклы әзерлек белән каршы алабыз
Быел да ныклы әзерлек белән каршы алабыз
Быел да ныклы әзерлек белән каршы алабыз
Быел да ныклы әзерлек белән каршы алабыз
Быел да ныклы әзерлек белән каршы алабыз
Автор:Лиана Ханмурзина
Читайте нас: