ИГЕНЧЕ
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Новости
17 март 2023, 11:15

Торак-коммуналь хуҗалыгына кагылышлы көнүзәк мәсьәләләр каралды

Кичә районда Башкортстан Республикасы торак-коммуналь хуҗалыгы эшчәнлегенең агымдагы елның I кварталының көнүзәк мәсьәләләре буенча зона семинар-киңәшмәсе үтте.

Торак-коммуналь хуҗалыгына кагылышлы көнүзәк мәсьәләләр каралды
Торак-коммуналь хуҗалыгына кагылышлы көнүзәк мәсьәләләр каралды

Анда муниципаль район хакимияте башлыгы Реканс Фәнил улы Ямалеев, җаваплылыгы чикләнгән “Чакмагыш торак-коммуналь хуҗалыгы җитештерү идарәлеге” җәмгыятенең башкарма директоры Рамил Камил улы Агиев, Башкортстан Республикасының торак-коммуналь хуҗалык өлкәсендә иҗтимагый контроль идарәсенең төбәк үзәге җитәкчесе Анатолий Николаевич Дубовский, республика Торак-коммуналь хуҗалыгы министрлыгының торак фонды объектларын эксплуатацияләү бүлеге башлыгы начальнигы Людмила Николаевна Филиппова, Төньяк округы буенча Дәүләт торак һәм төзелеш күзәтчелеге бүлеге начальнигы Ринат Рәис улы Локманов, Башкортстан Республикасының Гадәттән тыш хәлләр буенча дәүләт комитетының янгыннарны профилактикалау буенча инструкторы Рөстәм Винер улы Шәрәфетдинов, шулай ук районның күпфатирлы йортлар советлары вәкилләре һәм шушы йортларда яшәүчеләр катнашты.
Чарада районның торак-коммуналь хуҗалыгы өлкәсендә актуаль проблемалар һәм аларны хәл итү буенча күрелә торган чаралар, республикада торак-коммуналь өлкәне үстерү, күпфатирлы йортларда гомуми мөлкәтне карап тотуга коммуналь ресурсларны исәпләүнең яңа шартлары буенча муниципалитет эшчәнлеге һәм халык белән үткәрелгән эшләр, торак-коммуналь хуҗалык өлкәсендә җәмәгать контролен камилләштерү турында чыгышлар тыңланды һәм башка көнүзәк темалар буенча фикер алыштылар.
Семинар-киңәшмә ахырында күпфатирлы йортлар советларының иң актив рәисләренә Рәхмәт хатлары тапшырылды һәм район үзәгендә яшәүчеләрне борчыган сорауларга җаваплар бирелде.

Язманың тулы варианты белән гәзитебезнең киләсе санында таныша аласыз.

Автор:Илсөяр Гайсина
Читайте нас: