

Чемпионат былтыр ноябрьдә старт алган иде. Аның максаты – үзешчән футболны үстерү һәм популярлаштыру, сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау, тәмәке тартуны, алкогольле эчемлекләргә һәм наркотикларга бәйлелекне, экстремизмны профилактикалау, һәвәскәр командалар арасында җиңүчеләрне ачыклау. Ярышлар барышында 8 команда: Чакмагыштан “Кристалл”, “Кристалл ДЮСШ”, “Партнер”, “Тайфун ДЮСШ”, “Чекаго Буллс”, “Транснефть ЛДПС”, Иске Калмаш авылыннан “Калмашбашевские Тигры”, Бүздәк районыннан “Титан” командалары үзара көч сынаштылар. “Бүген чемпионатның иң көчле футбол командалары билгеләнәчәк. Иң мөһиме – ярышлар имгәнүләрсез, имин үтсен. Һәммәгезгә дә уңышлар һәм җиңүләр телим”, – диде Яшьләр эшләре, физик культура һәм спорт буенча комитет рәисе Илдар Фәһим улы Галләмов финал ярышларда катнашучыларны сәламләп. Финал уеннары “Кристалл” белән ”Транснефть ЛДПС” арасында – 2:1; “Чекаго Буллс” белән “Титан” очрашуы – 5:1 нәтиҗәләре белән тәмамланды. Кубокны яулар өчен һәр команда зур осталык күрсәтеп уйнарга тырышты. Футбол сөюче җанатарлар аларның уенннарын сокланып күзәтте. Үтә дә киеренке шартларда узган матчлардан соң “Кристалл” командасы егетләре кубок иясе булдылар! Икенче урынны “Транснефть ЛДПС” (Чакмагыш), өченче урынны “Чекаго Буллс” (Чакмагыш) командалары яулады. Иң яхшы капкачы дип Илнур Шәйхетдинов (“Кристалл”), иң яхшы сакчы – Вадим Фазлыйәхмәтов (“Транснефть ЛДПС”), иң яхшы һөҗүмче булып Айнур Гәрәев (“Чекаго Буллс”) танылды. Барлык җиңүче командаларга да грамоталар, кубоклар, медальләр һәм бүләкләр тапшырылды. Спорт сөюче егетләрне җиңүләре белән котлыйбыз һәм киләчәктә дә уңышлар, яңа үрләр яулауларын телибез.