

Быел ул Педагог һәм остаз елына багышланды. Өченче тапкыр үткәрелгән форум вакытында тәрбия һәм мәгариф мәсьәләләре, волонтёрлар хәрәкәте, мәдәният өлкәсендә иң яхшы инклюзив практика, һөнәри үсеш, иҗади экспериментларга басым ясалды. Форум кысаларында төрле тамактик һәм интерактив секцияләр оештырылды, Русиядә мәдәният үсешенең яңа проектлары тәкъдим ителде.
Форум эшендә Башкортстан Башлыгы Радий Фәрит улы Хәбиров, Федерация Советының фән, мәгариф һәм мәдәният комитеты, ГИТИС-Русия театр сәнгате институты, Русиянең Заманча тарихы дәүләт үзәк музее вәкилләре, һөнәри спикерлар, сәнгать осталары, хакимият органнары, волонтёрлар катнашты. Чарада Мәскәү, Донецк Халык Республикасы, Таҗикстан, Белоруссиядән кунаклар килгән иде.
Чакмагыш районы делегациясе әлеге масштаблы чарада катнашу бәхетенә иреште. Алар төрле тематик секцияләрдә актив катнашып, яңа иҗади фикерләр, уңышлы практикалар белән танышты, тәҗрибә уртаклашты.
Форумның пленар өлешендә Республика Башлыгы Радий Фәрит улы Хәбиров мәдәният эшлеклеләрен бүләкләде. Алар арасында чакмагышлылар да булуы куанычлы. Якташыбыз Уфа “Нур” татар дәүләт театры артисты Айнур Баяновка “Башкортстан Республикасының атказанган артисты”дигән мактаулы исем бирелде.
Семинар-практикум вакытында Балалар сәнгать мәктәбе педагогы Айгөл Рудин кызы Кудрявцева Башкортсан Республикасы Мәдәният министрыгының Мактау грамотасы белән бүләкләнде.