ИГЕНЧЕ
+22 °С
Яңгыр
Новости
21 март 2023, 08:30

Көн белән төн тигезләшкән бәйрәм

Нәүрүз бәйрәме җиде мең ел элек Урта Азия төбәгендә һәм Иран халыкларында барлыкка килгән.

Көн белән төн тигезләшкән бәйрәмКөн белән төн тигезләшкән бәйрәм
Көн белән төн тигезләшкән бәйрәм

Ул ел исәпләү календаре барлыкка килү белән бәйле. Календарь буенча, бәйрәм 20 яки 21 мартта, язгы көн белән төн тигезләшкән көнне башланган. Нәкъ шул вакытта көн төн белән тигезләшә һәм яз тулысынча үз хокукларына керә. Күп кенә илләрдә 21 мартта безнең эрага кадәр барлыкка килгән һәм яз килү белән бәйле Нәүрүз бәйрәме билгеләп үтелә. Кызыл тасма белән бәйләнгән бодай үсентеләре Нәүрүзнең төп символы булып санала. Кызыл тасмалы үсентеләрне вазаларга салып йортларны, бакчаларны һәм бәйрәм өстәлләрен бизиләр. Шулай ук өстәлгә буялган йомырка, шәм һәм көзге дә куялар. Өлкән вожатый Алина Исламова, китапханәче Неля Азизова белән берлектә Яңа Коты авылы китапханәсендә Чакмагыш 1 нче урта гомум белем бирү мәктәбе филиалы укучылары өчен Нәүрүз бәйрәменә багышланган чара үткәрделәр. Балалар бәйрәм тарихын игътибар белән тыңладылар, кул эшләре ясадылар, уеннар уйнадылар. Чара бергәләп тәм-томнар белән чәй табыны артында тәмамланды. Мәгълүмат “Чакмагыш беренче урта мәктәбе” сайтының “Бәйләнештә” социаль челтәреннән алынды.

Көн белән төн тигезләшкән бәйрәм
Көн белән төн тигезләшкән бәйрәм
Көн белән төн тигезләшкән бәйрәм
Көн белән төн тигезләшкән бәйрәм
Көн белән төн тигезләшкән бәйрәм
Көн белән төн тигезләшкән бәйрәм
Автор:Индира Латыпова 
Читайте нас