ИГЕНЧЕ
+24 °С
Яңгыр
Новости
21 март 2023, 09:15

Мәрхәмәтлелек бизи кешене

Районыбызда мәрхәмәтле, ярдәмчел, чын мәгънәсендә олы йөрәкле кешеләр бик күп.

Мәрхәмәтлелек бизи кешенеМәрхәмәтлелек бизи кешене
Мәрхәмәтлелек бизи кешене

Аларның үзләренең вакытларын, көчләрен кызганмыйча, башкаларга булышырга әзер торучылар булуы күңелгә җылылык өсти. Райондагы Гаилә хезмәтендә уңышлы тормышка ашырылучы “Гаилә гаиләгә ярдәм итә” проектында шундый изге күңелле райондашларбыз мохтаҗ гаиләләргә ярдәм кулы сузарга ашыга.

Гаилә хезмәте коллективы даими иганәче – Нариман авылыннан шәхси эшкуар Әлфия Мөхәммәтҗан кызы Әрдәшировага мохтаҗ гаиләләрдә тәрбияләнүче яшүсмерләргә киемнәр белән ярдәм итүе өчен зур рәхмәт белдерә һәм кылган изгелегегез үзегезгә меңләтә шатлык булып әйләнеп кайсын, дигән теләктә кала.

Автор:Илсөяр Гайсина
Читайте нас