+24 °С
Яңгыр


Шушы уңайдан байтак мөрәҗәгатьләр дә булды. Ниһаять, кичә ул юл чатында светофор урнаштыра башладылар. Әлеге вакытта анда подряд оешмасы хезмәткәрләре баганалар урнаштырдылар, артабан җиһазларны монтажлау һәм электр челтәрләренә тоташтыру эшләрен башкарачаклар. Узган ел тирә-якны күрүне яхшырту максатында юл буендагы агачларның беразын кистеләр. Тиздән светофор эшли башлаячак. Тик шуны онытмаска кирәк: юл йөрү кагыйдәләрен тайпылышсыз үтәп кенә, үзегезнең, якыннарыгызның һәм кемнәрнеңдер газизләренең гомерен саклап калып була.
Фото һәм мәгълүмат район хакимияте башлыгы Реканс Фәнил улы Ямалеевның шәхси сәхифәсеннән алынды.