ИГЕНЧЕ
+22 °С
Яңгыр
Новости
22 март 2023, 06:10

Ә сез шигърият яратасызмы?

Белүебезчә, 21 мартта  Бөтендөнья шигърият көне билгеләп үтелде. Сыйрышбаш авылы модельле китапханәсе китапханәчесе Вера Мәгалимова бу көнне «Әйдәгез, шагыйрьне искә төшерик, бу шигырьне дәвам итик!» дип исемләнгән акция белән авыл урамнарына чыкты. Шигырьләргә, шигъри образларга битараф булмаган барлык шигърият сөючеләрнең искиткеч бәйрәменә – Бөтендөнья шигърият көненә багышланган дата ЮНЕСКО конференциясе карары буенча 1999 елдан бөтен дөньяда билгеләп үтелә.

Ә сез шигърият яратасызмы?Ә сез шигърият яратасызмы?
Ә сез шигърият яратасызмы?

Китапханәче үтеп баручы авылдашларга: “Бүген нинди бәйрәм һәм сез шигърият яратасызмы?” – дигән сорау бирде, ә аннары шагыйрьне портрет буенча танырга, шигъри юллар буенча шигырьнең исемен атарга тәкъдим итте. Авыл халкы акциядә актив катнашты һәм зур теләк белән танылган шагыйрьләрнең исемнәрен һәм аларның әсәрләрен искә төшерде. Сораштыру нәтиҗәләре буенча шагыйрьләрнең иң танылганнары Ю.Лермонтов, А. Пушкин, С. Михалков, М. Кәрим, Н. Нәҗми, Г. Рамазанов, З. Биишева, Г. Тукай, М. Җәлил, М. Нәзиров булды.
Акциядә катнашучыларның барысы да үзенчәлекле чарадан канәгать калдылар һәм китапханәгә чакырылдылар.

Ә сез шигърият яратасызмы?
Ә сез шигърият яратасызмы?
Ә сез шигърият яратасызмы?
Ә сез шигърият яратасызмы?
Ә сез шигърият яратасызмы?
Автор:Илсөяр Гайсина
Читайте нас