

Агымдагы хуҗалык елында районыбыздагы аграр предприятиеләрдә файдаланылучы тракторлар, үзйөрешле авыл хуҗалыгы тәгаенләнешендәге техника төрләре һәм аларга тагылмаларның техник торышын тикшерү тәмамлануга бара. Чираттагы шундый чара “Герой” авыл хуҗалыгы җитештерү кооператив-колхозының Тайняш машина-трактор остаханәсендә үтте. Биредә техник тикшерүгә чит ил ләрдә һәм үзебездә җитештерелгән төрле маркалы һәм төрле ат көч ләренә ия куәтле 41 данә тәгәрмәч ле һәм чылбырлы тракторлар, үзйөрешле гербицид сиптерү агрегатлары, төягеч, күтәрткеч җайлан малар, мал азыгы таратуга һәм башка эшчәнлек төрләренә тагылма агрегатлар чыгарылган иде. Аларның файдалануга хәвефсез яраклылык дәрәҗәсен БР дәүләт техник күзәтчелек инспекциясенең районыбыздагы филиалының баш инженеринспекторы, сектор мөдире Финат Вәсим улы Сәетов, өлкән дәүләт инженеринспекторы Илнур Мидхәт улы Гафаров, муниципаль район хакимиятенең авыл хуҗалыгы бүлегенең баш инженеры Алик Фидрат улы Гайсин җентекле бә һалады. Чара башланыр алдыннан мәйданчыкка тигезләп тезеп куелган техника төрләрен агымдагы елда файдалануга әзерләү торышы белән “Герой” авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативколхозы идарәсе рәисе Фәргать Фәрит улы Ваһапов, хуҗалыкның баш инженеры Алмаз Әнис улы Гәрәев таныштырып үт теләр, Финат Вәсим улы Сәетов исә техник тикшерү үткәрү тәртибе белән таныштырды һәм эш башланып китте. Биредә техника паркы шактый зур. Куәтле чит ил техникасы күпчелекне тәшкил итсә дә, үз илебездә җитештерелгәннәреннән дә теләп файдаланалар әле. Һәр тракторның, агрегатның техник торышы, механизаторларның махсус категорияләргә ия булулары, хәвефсез лек тәэмин итү чаралары (медици на аптечкалары, тукталып торган да үзеннәнүзе тәгәрәмәсен өчен көпчәкләр астына салына торган җайланмалар һәм башкалар), як тырткычлар, сигналлар төзеклеге, барлык узелагрегатларның тиешле таләпләргә җавап бирүе, эшләнгән газларның составы дәүләт стан дартларына яраклы булуы – һәммә се дә тикшерүчеләрнең игътибарыннан читтә калмады. Барлык тикшерүгә куелган техника һәм агрегатлар каралып беткәннән соң хуҗалыкта бу җәһәттән үтә җаваплы эшләүләре билгеләп үтел де. Аерым искәрмәләрдән тыш, бө тенесенә дә файдаланырга рөхсәт бирелде. Аерым төзексезлекләрне бетерү өчен 1 апрельгә кадәр вакыт билгеләнде. Техник тикшерү башка хуҗалыкларда да дәвам итә. Язгы басу эшләре һәм артабангы авыл хуҗалыгы мәшәкатьләре башланганчы барлык хуҗалыклар техникасыда ярак лылык сертификатына ия булыр, дип өметләнәбез.