

Бу көнне биредә шигърият сөючеләр, бу әдәби жанрның җанатарлары җыелды. Китапханәчеләр Гүзәл Ханова һәм Ләлә Шәймәрданова чарада катнашучыларны җыентык һәм авторның биографиясе белән таныштырдылар. Бу – аның беренче китабы. Якташыбыз Җәвит Шакировның шигырьләре төрлелеге һәм бик тормышчан булуы белән аерылып тора. Җыентыкта табигать, мәхәббәт, тормыш мәшәкатьләре һәм шатлыклары турында шигырьләре урын алган. Чара барышында авторның иҗатын яратучы Ләлә Шәймәрданова, Тамара Хәмидуллина, Фәнилә Гомәрова, Рәйнә Гарипова, Розалия Гәрәева, Глүсә Гыйльманова шигырьләр укыдылар, якташыбыз авторлыгындагы җырлар яңгырады. Ветеран-укытучылар Мөдәрис Хуҗа улы Гарипов, Лида Мәсабих кызы Арысланова Җәвит Шакиров турындагы истәлекләре белән уртаклаштылар. Чара шигърият сөючеләргә ихлас аралашу шатлыгы бүләк итте һәм матур тәэссоратлар калдырды.