Бүген районыбыз мәктәпләрендә “Башкортстанның ата-аналары сәламәт туклану өчен” дип исемләнгән бердәм республика Ачык ишекләр көне узды.
Чараның максаты – ата-аналарның һәм укучыларның белем бирү учреждениеләрендә кайнар ашлар белән туклануны оештыру мәсьәләсенә уңай мөнәсәбәтен формалаштыру. Шул уңайдан мәктәпләрдә «Дөрес туклану – сәламәтлек гарантиясе» сәламәтлек дәресләре, «Минем яраткан ризыкларым», «Тәмле һәм сәламәт ризык турында» рәсем конкурслары һәм «Дөрес туклану турында сөйләшү» программасы буенча сыйныфтан тыш чаралар үткәрелде. Шулай ук Ачык ишекләр көнендә мәктәпләргә ата-аналар чакырылды, алар мәктәп ашханәсендә балаларына көн саен тәкъдим ителгән ризыкларны бәһалый һәм тәмләп карый алдылар. Әти-әниләр мәктәптә кайнар ашлар белән тукландыруның сыйфатына уңай бәһа бирделәр, азык-төлекнең сыйфатын һәм хәвефсезлеген раслаучы документлар белән таныштылар һәм аш-су осталарына рәхмәт белдерделәр.