

Бу чара агымдагы елга янгын-техник өйрәнүләр графигына ярашлы Русия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы баш идарәсенең 18нче янгын-коткару отряды тарафыннан оештырылды.
Укулар барышында куелган максатка ирешү өчен анык бурычлар куелды һәм үтәлде. Алар исәбендә: кешеләр күп булган объектта янгын чыкканда һәм аны сүндергәндә муниципаль район янгын күзәтчелеге бүлекчәләре һәм хезмәтләре көчләренең һәм чараларының вакытында җавап бирүе, объектта эшләүче персонал һәм мәктәп хакимияте вәкилләренең белемнәрен, бурычларын һәм гамәлләрен, шулай ук ирекле янгын сүндерү дружинасы һәм объект персоналының практик әзерлеген тикшерү, эвакуация чараларын өйрәнү һәм үтәү, персонал һәм коллектив белән инструктаж үткәрү дә бар.
Чара барышында тавыш сигналы бирүче автомат – янгын сигнализациясен гамәлдә эшләтеп, бинадан кешеләрне һәм персоналны эвакуацияләү, кисәтү оештырылды. Балалар һәм персоналны эвакуацияләү тиешле вакытта башкарылды. Бинадан барлыгы 216 кеше эвакуацияләнде, шуларның 186сы – балалар, 30ы – укытучылар һәм персонал. Күнекмәләр югары оешканлык белән узды. Иске Калмаш авылы урта мәктәбе хакимияте әлеге чараны үткәрүдә күрсәткән ярдәме өчен часть начальнигы Азат Нурихан улы Сәитовка һәм янгын-коткару часте хезмәткәрләренә рәхмәт белдерә.