ИГЕНЧЕ
+10 °С
Болытлы
75 лет Победы
Барлык яңалыклар
Новости
23 март , 15:15

Мәктәп баскетбол лигасының район чемпионаты үтте

21-22 мартта Балалар-үсмерләр спорт мәктәбендә мәктәп укучыларының ХХV спартакиадасы чикләрендә, 2008-2009 елда туган укучылар арсында Ю.Гагарин кубогына баскетбол мәктәп лигасының район этабы үткәрелде.

Мәктәп баскетбол лигасының район чемпионаты үтте
Мәктәп баскетбол лигасының район чемпионаты үтте


Кызлар арасында үткән ярышларда беренче урынны Чакмагыш беренче урта мәктәбе командасы яулады. Икенче урынга лаек дип гимназия баскетболчылары табылды. Өченче урынга Яңа Балтач уенчылары чыкты.
Егетләр арасында беренчелекне гимназия спортчылары бирмәде. Икенче урынны Яңа Балтач урта мәктәбенең баскетболчылар командасы алды, өченче урынга Юмаш спортчылары чыкты.
Җиңүче командалар Благовещен шәһәрендә үтәчәк финал ярышларда район йөзен яклаячак. Аларга уңышлар теләп калабыз!

Мәктәп баскетбол лигасының район чемпионаты үтте
Мәктәп баскетбол лигасының район чемпионаты үтте
Мәктәп баскетбол лигасының район чемпионаты үтте
Мәктәп баскетбол лигасының район чемпионаты үтте
Мәктәп баскетбол лигасының район чемпионаты үтте
Мәктәп баскетбол лигасының район чемпионаты үтте
Мәктәп баскетбол лигасының район чемпионаты үтте
Автор:Лиана Ханмурзина
Читайте нас в