+22 °С
Дождь


Шушы көннәрдә Митрә-Әюп авылыннан 90 яшен тутырган Әнвәрия Кәшфи кызы Зарипова һәм 85 яшьлек юбилеен билгеләүче Туташ Фазлый кызы Нәбиева да шундый хөрмәткә лаек булдылар. Юбилярларны “Базы” авыл хуҗалыгы җитештерү предприятиесе” җәмгыяте вәкиле, Юмаш авыл биләмәсе башлыгы һәм Митрә-Әюп авылы мәдәният хезмәткәрләре котлап, матур теләкләрен җиткерделәр һәм бүләкләр тапшырдылар.
Бүгенге көндә юбилярлар якыннарының кадер-хөрмәтендә гомер кичерәләр. Туганнарының гаилә җылысы, хәстәрлеге аларга алдагы көннәрдә дә көч-куәт өстәсен, тормышның һәр мизгеленә шатланып, бәхетле тормышта яшәргә язсын.