ИГЕНЧЕ
+24 °С
Яңгыр
Новости
23 март 2023, 04:15

Рамазан шәриф мөбәрәк булсын!

Бисмилләәһир-рахмәнир-рәхииим.Хөрмәтле дин кардәшләр!

Рамазан шәриф мөбәрәк булсын!Рамазан шәриф мөбәрәк булсын!
Рамазан шәриф мөбәрәк булсын!

Кичә, 22нче мартта, кояш баю белән изге Рамазан шәриф ае башланды, Инша Аллах. Һәрбарчаларыгызны мөбәрәк ай башлану шатлыгы белән тәбрик итәм. Бу ай — рухыбызны, тәнебезне пакъләндерү, сабырлык тәрбияләү һәм килешү ае. Сәламәт булган һәр мөэмин мөселман 29 көн ураза тотарга тиешле. Ураза – Аллаһы, төбәк мөселманнары имам-ахунды. Тәгаләдән бәндәләргә боерылган олуг нигъмәттер. Ул нәфесне җиңәргә, күңелне сафландырырга, Аллаһыга якынаерга ярдәм итә. Аллаһы Тәгалә илкөннәребезгә тынычлык, гаиләләребезгә иминлек, тәннәребезгә сәламәтлек, рухи күтәренкелек һәм изге гамәлләр белән яшәргә насыйп итсен, ураза тотарга җиңеллеген, ярдәмен бирсен. Әмин! Беренче тәравих кичә, 22 мартта 21.10 сәгатьтә укылды. Бүген, 23 мартта – уразаның беренче көне. Иртәнге аш, сәхәр вакыты 05.15 сәгатькә кадәр. Ифтар – авыз ачу 19.40 сәгатьтә. Рамазан шәриф мөбәрәк булсын!

Автор:Рәмил хаҗи ИСӘНБИРДИН, төбәк мөселманнары имам-ахунды.
Читайте нас