ИГЕНЧЕ
+22 °С
Яңгыр
Новости
23 март 2023, 09:55

Сыйныфташлар – музейда кунакта

Шушы көннәрдә Чакмагыш беренче урта мәктәбен 1970нче елда тәмамлаучылар Чакмагыш тарихи-туган якны өйрәнү музеена сәяхәт кылды.

Сыйныфташлар – музейда кунактаСыйныфташлар – музейда кунакта
Сыйныфташлар – музейда кунакта


Агымдагы елның 15 мартында аларның укытучысы, районның мактаулы гражданы, РСФСРның халык мәгарифе отличнигы, Бөек Ватан сугышы ветераны Риф Гарифулла улы Насыйровның тууына 100 ел тулды. Аның кызы Светлана музейга шәхси архивындагы фотолардан плакат-коллаж бүләк итте. Музейга килүчеләр өчен биредә кызыклы экскурсия үткәрелде, алар шулай ук Айгөл Кудрявцеваның “Чакматаш” галереясендәге картиналар күргәзмәсендә дә булдылар.

Сыйныфташлар – музейда кунакта
Сыйныфташлар – музейда кунакта
Сыйныфташлар – музейда кунакта
Автор:Илсөяр Гайсина
Читайте нас