

Остаз булу сабырлык, төпле белем, күркәм холык, сәләт кебек сыйфатлар таләп итә. Димәк, үзеңдә булган белемне ачык итеп аңлата белергә, үрнәк булырга кирәк. Яшь педагогка эшчәнлек шартларына яраклашу һәм һөнәри үсеш чорында методик ярдәм күрсәтү максатыннан педагогик эшчәнлеккә кызыксыну уяту һәм безнең мәктәптә үзен күрсәтү өчен шартлар тудыру максатыннан остазлык эшчәнлеге оештырылды. Яшь белгеч белән эшләү мәктәп җитәкчелеге көче белән генә түгел, ә күбрәк укытучы – остаз тарафыннан башкарыла. Яшь белгечне тикшереп карау нәтиҗәләре буенча шәхсән педагогик үсеш планы төзелде, дәрес планнарын эшләү, укыту ысулларын һәм чараларын сайлау буенча консультацияләр үткәрелде. Күптән түгел “Минем яраткан укытучым” дигән баш астында рәсем төшерү конкурсы үтсә, шушы көннәрдә тәҗрибәле укытучыларыбызның берсе Миләүшә Фәнсаф кызы Гарифуллина үзенең һөнәри серләрен ачты. Мастер-класс традицион ысул һәм алымнар белән беррәттән яңа педагогик технологияләр кулланып оештырылган иде. Миләүшә Фәнсаф кызы дәрестә укучыларны кызыксындыру, яңа теманы өйрәтү, алынган белемне ныгыту, тормыш белән бәйләү һәм тәрбия бирү ысуллары белән уртаклашты. Шулай ук дәрестә уен алымнарын куллану кечкенә укучыларыбызда белемгә кызыксыну, танып-белү эшчәнлеге тәрбияләү һәм укучылар эшчәнлеген активлаштыру чарасы икәне дәлилләнде. Бу чарада яшь белгечләребезнең берсе Гөлшат Рәис кызы Хәкимова һәм башлангыч сыйныф укытучылары зур кызыксыну белән катнашты. Гомумән алганда, барлык чаралар да яшь укытучыларга бик файдалы. Тәкъдим ителгән мастер-класс көнүзәк, педагоглар һәм мәктәп җитәкчелеге өчен гамәли юнәлешкә ия булды, чөнки алынган белем укытучыларга уку процессын төрлеләндерергә ярдәм итәчәк. Шуңа да мәктәпләрдә остазлык хәрәкәтен оештыру бик зур әһәмияткә ия.