ИГЕНЧЕ
+22 °С
Яңгыр
Новости
23 март 2023, 04:45

Ураза – иң җиңел гыйбадәтләрнең берсе

Әгүзү билләһи минәшшәйтанирраҗим. Бисмилләәһир-ахмәнир-рәхииим. Әлхәмдү лилләәһи раббил галәәмин, үәссаләәтү үәссәләмү галәә сәйиидинә Мухаммәдин үә галәә әлииһи үә әсхәәби әҗемәгыйн. Әссәләмү галәйкүм үә рәхмәтуллаһи үә бәрәкәтүһ, газиз мөселман дин кардәшләрем, райондашлар!

Ураза – иң җиңел гыйбадәтләрнең берсеУраза – иң җиңел гыйбадәтләрнең берсе
Ураза – иң җиңел гыйбадәтләрнең берсе

Әгүзү билләһи минәшшәйтанирраҗим.  Әлхәмдү лилләәһи раббил галәәмин, үәссаләәтү үәссәләмү галәә сәйиидинә Мухаммәдин үә галәә әлииһи үә әсхәәби әҗемәгыйн. Әссәләмү галәйкүм үә рәхмәтуллаһи үә бәрәкәтүһ, газиз мөселман дин кардәшләрем, райондашлар! Изге Рамазан ае башланды. Кичә, 22нче мартта, кояш баегач, яңа ай – изге Рамазан ае туды, иншә Аллаһ. Бу айда бөтен дөнья мөселманнары ураза тота башладылар. Бу айда күпләр гөнаһлардан чистарып калырга омтыла, элек кылганнары өчен тәүбә итә һәм игелекле гамәлләр башкарырга тырыша. Сөекле пәйгамбәребез Мөхәммәд Мостафа салалләһу галәйһиссәләм белдерүенчә, бу айда кылган һәр нәфел гамәл, фарыз гамәл кебек, саваплы була. Ә һәр кылган фарыз гамәл өчен Аллаһу Тәгалә мөэмингә 70 фарыз кылган кебек арттырып яза. Бу айда бер намаз укысаң, башка айда 70 намаз укыган кебек савап гамәл дәфтәрләреңә язылыр, иншәәә Аллаһ. Бу айда көчле шайтаннар богаулана, шунлыктан саваплы гамәлләр кылу һәм гөнаһлардан тыелу җиңелрәк була. Сәхабәләр бу айны көтеп алганнар. Пәйгамбәребез Мөхәммәд галәйһиссәләм Ураза – иң җиңел гыйбадәтләрнең берсе әйткән: “Әгәр кешеләр рамазан аеның бәрәкәтен белсәләр, ел буе Рамазан ае булуын теләрләр иде”. Ошбу айда кылган гамәлләрнең саваплары башка айдагыныкына караганда күпкә артыграк. Рамазан аеның һәр кичендә Аллаһу Тәгалә өч мәртәбә әйтер: “Миннән сораучы бармы? Мин аның сораганын бирермен. Әй, тәүбә итүче бармы? Мин аның тәүбәсен кабул итәрмен. Ярлыкау сораучы бармы? Мин аны ярлыкармын.” Изге Рамазан аенда ураза тоту — барыбыз өчен дә фарыз гамәл. Бу хакта Коръән Кәримдәге “Әл Бәкара” сүрәсенең 183нче аятендә: “Йәәә әййүһәәлләзиинә әәмәнү күтибә гәләй күмссыййәмү кәмәә күтибә гәләәлләзиинә миң кабеликүм ләгәлләкүм тәттә кууун” – “Әй, иман китергән кешеләр, сездән алдагы кавемнәргә фарыз булган шикелле, сезгә дә ураза фарыз булды”, – диелә. Моны безгә Аллаһу Тәгалә кушты. Кайбер кешеләр: “Без моны үти алмыйбыз бит, безнең моңа көчебез җитми”, – дип, мисаллар китереп, төрле акланулар табалар. Аллаһу Тәгалә безгә көчебез җитмәгәнне йөкләми. Көчебез җиткәнне генә йөкли. Ул: “Әй, кешеләр!” – дип әйтсә, барлык кешегә фарыз булыр иде. Монда ул: “Әй, иман китергән кешеләр!” – ди. Иман китереп: “Ләәә иләәһә илләллаааһ Мөхәммәдүр Рәсүүлүллаааһ”, – дип, Аллаһны танып, чын күңелдән Аңа инанган кешеләр өчен ураза фарыз булды”, – диде Аллаһу Тәгалә. Әгәр кеше Аллаһны танымаса, иман китермәсә, әлбәттә, имансыз кеше ураза тота алмый, аның аңа көче җитми. Әмма иманлы кешегә ураза тоту – ул бер бәхет, бер сәгадәт, аңа Аллаһының бер бүләге. Ул аны сөенеп каршы ала, аның беткәненә кайгырып тора. Аңа ураза тоту да, кич белән мәчеткә килеп, егермешәр рәкәгать тәравих намазы уку да – бер бәйрәм, Аллаһның бер рәхмәте. Ураза – иң җиңел гыйбадәтләрнең берсе. Намаз уку өчен әле кеше тәһарәт ала белергә, күпмедер сүрәләр өйрәнергә, намазның хәрәкәтләрен истә тотарга тиеш. Ураза тотар өчен кеше билгеле арада ризыктан, яман сүздән, якынлык кылудан тыелып кына торырга тиеш. Монда сүрәләр, аятьләр ятлыйсы юк, хәрәкәтләр, тәртипләр өйрәнәсе юк. Календарь булса, сәгать булса, шул җитте. Кеше кояш чыгарга ике сәгать кала сәхәр ашап бетәргә тиеш. Шуннан соң бер унбиш егерме минут Коръән аятьләре укып, шушы йорттан ахирәткә күчкәннәр рухына дога кылып утыргач, иртәнге намазын укый да, шуның белән көне башланып китә. Монда ният әйтү – фарыз. Сәхәр ашап бетергәч, татарча, үз телебездә: “Илаһи ният кылдым, бер Аллаһым, үзеңнең ризалыгың өчен Рамазан ае уразасын тотмакка, таң беленгәннән башлап кояш баеганга кадәр”, – дип әйтсәк, ният була. Гарәпчә ошбу сүзләрне укып, тел белән ният кылу мөстәхәбтер: “Нәүәйтү ән әсуумә саумә шәһри рамәдаанә минәлфәҗри иләл мәгъриби хаалисан лилләәһи тәгааләә". Кичтән үк ураза тотабыз дип уйлап ятып, сәхәр әзерләвебез үзе дә ният инде. Кемдер ният әйтмәгән булса да, борчылырга тиеш түгел. Кайвакыт иртә белән, кояш чыгарга ике сәгать вакыт кала ашап кайдадыр барсаң, көндез ашарга туры килми. Әмма бу ураза булып хисапланмый. Без монда сәхәр ашарга, дип ниятләмәдек. Бу очракта, әгәр ул ураза булып хисаплануын теләсәк, ниятләп куярга тиешбез. Рамазан уразасында исә, ният бер шарт булып торса да, безнең кичтән үк сәхәргә әзерләнеп ятуыбыз үзе ният инде. Сәхәр ашаганнан соң, авызлар чайкап, уразаны бер ниятләп куйгач, без көне буе судан, ризыктан һәм якынлык кылудан тыелып торырга тиешбез. Телебезне гайбәттән, ялганнан саклансак, бик саваплы булабыз, уразабыз җиренә җитә. Ризыктан тыелу – уразаның кечкенә өлеше, җиңел өлеше, әмма гайбәттән, сүздән тыелып тору – аның авыр өлеше. Аллаһу Тәгалә безгә акыл биргән икән, без үзебез дә акыл белән фикер йөртеп, уразаның авыр өлешен дә үтәп чыгарга тырышырга, гайбәткә кермәскә, ялган сөйләмәскә, бер беребез белән ачуланышмаска тиешбез. Кемдер безнең каршы бызга килеп, ирештереп сүз сөйләп тора икән, ул кешегә: “Мин уразадамын, мин уразадамын”, – дип әйтергә кирәк. Үзеңнен уразада икәнеңне әйтү бу вакытта рия булмый. Бик ачуың чыкса да, кемгәдер ачуланма, мин уразадамын, дип кенә белдер. Кич белән, кояш баегач, авыз ачарга кирәк була. Монда календарь һәм сәгать таләп ителә инде. Календарьдә кояшның кайчан баюы языла. Ул баегач, без авыз ачарга тиеш булабыз. Авыз ачу тоз белән, су белән, я булмаса татлы бер җимеш белән башкарыла. Болар белән авыз ачу саваплы санала. Болар – Аллаһның беренчел яраткан җимешләре. Әйтик, шикәр чөгендердән ясалган, икмәкне без тиешле ингридиентлар кушылып, үзебез әзерләдек. Тоз, су, җимешләр – Аллаһ Тәгалә беренчел бар иткән нигъмәтләр. Авыз ачканнан соң: “Я, Раббым, Үзеңнең ризалыгың өчен генә ураза тоттым, тоткан уразаларымны кабул кыл. Йәә, Раббым, үзеңнең биргән нигъмәтләрең белән авыз ачам, кылган гөнаһларымны гафу кыл”, – дип әйтсәк һәм белгән кеше дога кылып куйса, шулай ук гүзәл бер эш була. Ифтар кылганнан соң шушы дога укыла: “Әллаһүммә ләкә сумтү үә бикә әмәнтү үә гәләйкә тәүәккәлтү үә гәләә ризкыйкәфтартү фәгфирлии йәә гаффарү мә каддәмтү үә мә әххәртү". Сәхәрдә кеше ризыкны күпме ашаса да ярый. Пәйгамбәребез Мөхәммәд галәйһиссәләмнең шундый бер хәдисе бар: “Туйганчы ашау – әдәпсезлек, туйганнан артык ашау – хәрам”. Менә туйганнан соң артыгын ашау, күбрәк итеп ашау ике очракта –сәхәрдә һәм кунак сыйлаганда рөхсәт ителә. Авыз ачкач исә кеше җиңелчәрәк кенә ашап кую белән канәгатьләнергә, нәфесен тагын бер кат җиңә торган көч табарга тиеш. Моның савабы тияр. Һәм инде ахшамнан соң сәгать ярым вакыт үткәч ясигә вакыты керә. Шушы вакытта тәравих намазы уку шулай ук бик зур саваплы. Беренчесе – тәравих намазы укыган кешенең гөнаһлары ярлыканыр. Рамазан аеның икенче көнендә икенче тәравих намазын укыган кешенең әти-әнисенең гөнаһлары кичерелер. Сау-сәламәт килеш Рамазан аен каршылаганбыз икән, мондый саваплы гамәлләрне дә күбрәк кылырга кирәк. Өйдә ялгыз гына уку ялкыта, шуның өчен мәчеткә килеп, җәмәгать белән укыгач, күңелле дә була, икенчедән, безнең өебездән чыгып китеп кайтып Ураза – иң җиңел гыйбадәтләрнең берсе Фәйзуллаһ хаҗи Котлыев, Чакмагыш районы имаммөхтәсибе. кергәнгә кадәр вакытыбыз гыйбадәттән санала. Рамазан аенда бер савап ким дигәндә 700 савапка хисапланыр, ди. Бер сум сәдака бирсәң, 700 сумнан хисаплана. Ким дигәндә. Артыгын бер Аллаһу Тәгалә генә белә. Рамазан аенда фитыр сәдакасы тапшырыла. Безнең халыкта аны ураза фитыры, диләр. Ураза тотабыз, сәхәр ашыйбыз, авыз ачабыз. Ә бит кайсы кешеләрнең авыз ачкач, ашарга ризыгы да булмаска мөмкин. Кайберәүләрнең гает көнендә бәйрәм итеп, табынга куярга ашамлыклары булмавы ихтимал. Шуның өчен без иң беренче чиратта мескеннәргә, хәле авыр булган гаиләләргә ураза фитыры тапшырырга тиешбез. Алар да безнең белән бергә сөенсеннәр, шатлансыннар, шушы сәгадәт, бәхет, рәхмәт аен алар да аңласыннар-тойсыннар. Ураза фитыры – байлыгы көмеш нисабына җиткән кешегә вәҗиб тиеш була. Димәк, бу кеше фитыр сәдакасын бирмәсә, гөнаһлы була. Байлыгы көмеш нисабына җитмәгән кеше фитыр тапшырса, саваплы була, әмма бирмәсә, бу кешегә гөнаһ булмый. Ураза фитыры гаиләдәге һәр җан башыннан тапшырыла. Нисап малына алтын-көмеш, бәллүр савыт-сабалар, диварга эленгән келәмнәр, саклык акча, сатарга куелган мал керә. Рамазан аенда һәр изге гамәлнең савабы зуррак, шуңа күрә зәкятне дә Рамазан аенда тапшыру яхшы. Зәкятне 83 грамм алтын хәтле малы (байлыгы) – алтын-көмеш савытсабалары, ир-атның алтын балдаклары (хатын-кызларның алкабеләзекләре зәкят малына керми) булган кеше бирә. Сәдака бурычлы кешегә, ятим кешегә, фәкыйрьгә, шәкертләргә бирелсә — яхшы. Моны да Рамазан аенда тапшыру саваплы. Бу сәдаканы мәдрәсәләргә, мәчетләргә дә тапшыра алабыз. Ә инде бер кеше: “Менә сиңа зәкят сәдакасы китердем, кабул итеп ал әле”, – дип үзенең дә зәкят чыгарырлык малу булган кешегә бирсә, бу кешенең әлеге сәдаканы алырга хакы юк. Ул: “Минем үземнең дә зәкят чыгарасым бар, бу миңа тиеш түгел, син ярлырак кешегә бир”, – дип әйтергә тиеш. Бу ире вафат булган тол хатыннарга кагылмый. Чөнки алар кимсетелгән булып саналалар, алар бүген балалар үстерәләр. Боларның алырга хаклары бар. Ут-янгыннан каза күргән, эре малы үлеп киткән, бәлаказага тарыган, кемнәндер бурычка акча алып, өй салып мәшәкатьләнгән кешеләргә зәкят бирү искиткеч саваплы була. Кайчак, “Намаз укый белмәгән кешегә ураза тоту ярыймы?” — дип тә сорыйлар. Намаз — үзе бер фарыз, ураза — үзе бер фарыз. Намаз укый белмәсәң дә, Рамазан уразасын тотарга кирәк. Чөнки сиңа йөкләтелгән бер бурыч җилкәңнән төшә тора. Хәтта кеше намаз укымаса да, Рамазан аен сау-сәламәт килеш каршылаган икән, ул тәненең зәкятен чыгарырга тиеш. Ураза ул – безнең тәнебезнең, сәламәтлегебезнең зәкяте. Авыру кеше өчен ураза тоту мәҗбүри түгел. Аны терелгәч тота ала, терелмичә үлеп китә икән, аның өстендә бу фарызы калмый. Ураза тоткан чакта, онытылып китеп, ризык кабып карасак, нәрсәдер ашап яки эчеп куйсак, ураза бозылды, дип уйларга ярамый. Искә төшү белән үк, тиз генә авызны чайкап, уразаны дәвам итәргә кирәк. Уразадагы кешегә шулай ук базарда сатып аласы әйбернең тәмен татып карау рөхсәт ителә. Татып карамый гына алса, саваплырак була. Татып караса, уразасы ачылмый. Кемдер авырып, авыруы көчәйгән шикелле булып, мәҗбүри дару эчәргә, укол кадатырга туры килсә, бу кешегә уразадан чыгарга, терелгәч, бу көн өчен яңадан шул көннәр санынча ураза тотарга кирәк була. Кеше үз ирке белән уразаны өзсә, бу кеше өстендә 60 көнлек ураза каза булып тора. Бу кеше шушы бер көнне түләр өчен тоташ 60 көн ураза тотарга тиеш. Шушы кагыйдәләрне белеп, уразаны ризыктан, судан гына тыелуга кайтарып калдырмыйча, телебезне дә гайбәтләрдән, яман сүзләрдән саклап, Аллаһу Тәгалә матур итеп Рамазан айларыбызны үткәрергә насыйп итсә иде. Кайсыларыбызга Аллаһ Раббыбыз байлык биргән икән, байлыгыбыз бар икән, шушы байлыгыбызның зәкятен дә бирергә кирәк. Шулай ук ураза фитырларыбызны да тапшырыйк. Бу айда Аллаһу Тәгаләнең кешеләргә тагын бер рәхмәте бар: кем дә кем ураза тоткан кешеләрне чакырып, авыз ачтырса, ифтар мәҗлесе оештырса, ураза тоткан кешеләрнең савабы ул кешегә дә язылыр, ди. Кемнең малы, вакыты бар икән, шулай ук Аллаһу Тәгалә каршында иң күркәм, иң саваплы булган шушы табынны да әзерләргә кирәк. Өч кешене генә чакырып булса да, авыз ачу табынын үткәрү зарури. Монда Коръән укыла, Аллаһу Тәгаләнең фарызларын үтәүче кешеләр җыела. Раббыбыз каршында шушы табынның савабы белән никах табыны гына тиңләшә ала. Ә бүтән вакытта Коръән укытып без моның хәтле савапны ала алмыйбыз, чөнки 20, 30, 40 кеше җыярга мөмкинбез, шулар арасында бер-ике генә намаз укучы булырга мөмкин. Бу төркем Коръән тыңлый, тамагын туйдыра, акчасын алыштыра да, кайтып китә. Рамазан аенда исә табынга ураза тоткан кешеләр генә чакырыла. Ураза тоткан кешенең үзенең дә савабы кимеми, хуҗаның исә, ничә кеше чакырса, шул кадәр кешенең уразасының савабы гаилә әһелләренә языла. Менә шушындый бәрәкәтле, бәхетле, сәгадәтле айга керәбез, якташлар. Ошбу айда кешеләр сәдака бирүләрен арттыра, изгелек кылуларын күбәйтә. Бу айда Аллаһу Тәгалә Үзе кешедә ихтыяр көчен ныгыта. Бу айда кеше вакытын бушка уздырмасын, кадерен белсен. Ошбу айда тыелган гөнаһларны ел буе гына түгел, бәлки, гомер буе кылмасбыз. Һәм, киресенчә, ошбу айда бер изгелек кылырга күнексәк, еллар буе шуны кылырбыз. Тәравих намазларында катнашу, ифтар мәҗлесләре уздыру, сәдакалар бирү – барысын да кылып калырга кирәк. Мәчетләрдә ифтар мәҗлесләрен уздырсак, савабы тагын да артыграк булыр. Мәчеткә өндәү, дингә чакыру саваплары да өстәлер. Ошбу ифтар мәҗлесләрендә әле намазга басмаган якыннарыбызны мәчеткә җәлеп итү бик тә саваплы булыр. Балаларыбызны, хәләл җефетләребезне мәчеткә, тәравих намазларына йөртеп, дингә якынайтуны онытырга ярамый. Мәчеткә йөрергә күнексеннәр, моны күңелләренә якын итсеннәр. Һәр мөэмингә шуңа тырышырга кирәк. Рамазан бәрәкәтендә якыннарыбызны уттан саклап калуга көч салырга тырышырга кирәк. Шулай булганда без, мөселманнар, үзебезнең Аллаһу Тәгалә каршындагы вазифаларыбызны үтәүчеләрдән булырбыз. Һәм Раббыбыз Үзенең вәгъдә кылган әҗер-савапларын да безгә насыйп итеп, үлгәннән соң шундый гыйбадәтләребез өчен җәннәт белән сөендерер. Иң изге теләкләр белән районыбыз халкы өчен, беренче чиратта бүгенге көндә Украинада нацистларга каршы сугышучы якташ яугирләребезгә, аларның әти-әниләренә, гаиләләренә, якыннарына, туганнарына һәрдаим догада калам.

Автор:Фәйзуллаһ хаҗи КОТЛЫЕВ, Чакмагыш районы имам-мөхтәсибе.
Читайте нас