

Без яшәгән заман – тирән үзгәрешләр һәм яңарышлар чорына туры килә. Заманнан артка калмас өчен балалар бакчасында белем һәм тәрбия бирү эшен ФГОС таләпләренә туры килерлек итеп, балаларны сәләтле , белемле, тәртипле итеп тәрбияләүгә зур игътибар таләп ителә. Бүгенге көндә балаларда туган телебезгә, милләткә һәм аның гореф-гадәтләренә, йолаларына мәхәббәт тәрбияләү – иң мөһим бурычларның берсе. Балада туган телгә мәхәббәт, үз халкының тарихы һәм сәнгатенә кызыксынучанлык, милли горурлык хисе тәрбияләргә, халкыбызның борынгы йолаларын өйрәтергә кирәк.
Милли тәрбия эшен оештырганда, тәрбиячедән осталык, иҗат фантазиясе таләп ителә. Мин “Шатлык” балалар бакчасында җиде елдан артык музыкаль җитәкче булып эшлим. Соңгы өч ел эчендә балаларда халык биюләре аша үз милләтеңнең тарихы һәм сәнгатенә кызыксынучанлык, мили горурлык хисе тәрбияләүдә җитди эшчәнлек алып барам. Эшчәнлекне барлык заман таләпләрен исәпкә алып планлаштырам. Аны кызыклы, нәтиҗәле итеп үткәрү өчен төрле методлар, алымнар уйлап табам. “Йолдызчыклар” төркеме белән иҗади биремнәр чишәбез, уеннар яки күрсәтмә материаллар буенче эш итәбез.
Балалар тәрбияләгәндә халкыбыз хәзинәләрен куллану – балаларның иҗади күзаллауларын арттыра, логик фикерләү сәләтен үстерә. Балаларда дуслык, гаделлек, зирәклек тәрбияләнә, ярдәмләшү, игътибарлылык кебек матур сыйфатлар тәрбияли, кече яшьтән бала күңелендә туган төбәгенә, ана теленә, милләтенә мәхәббәт, ихтирам хисләре уята.