ИГЕНЧЕ
+22 °С
Яңгыр
Новости
24 март 2023, 06:05

Район китапханәләрендә “Балалар һәм яшүсмерләр китабы атналыгы” старт алды.

Ел саен язгы каникул көннәрендә традицион китапханә бәйрәменә әверелгән Балалар һәм яшүсмерләр китабы атналыгы билгеләп үтелә. Илебезнең балалар әдәбиятында иң әһәмиятлеләрдән саналган бу вагыйганың сиксән еллык тарихы бар. Исегезгә төшерәбез, ул беренче тапкыр 1943 елда, күренекле балалар язучысы Лев Кассиль тәкъдиме белән үткәрелә.

Район китапханәләрендә  “Балалар һәм яшүсмерләр китабы атналыгы” старт алды.Район китапханәләрендә  “Балалар һәм яшүсмерләр китабы атналыгы” старт алды.
Район китапханәләрендә “Балалар һәм яшүсмерләр китабы атналыгы” старт алды.

 Мәскәүдә язучылар һәм яшь укучылар арасында күләмле очрашу була. Ә 1944 елдан Балалар һәм яшүсмерләр китабы бәйрәме өчен бер көн аз булуы ачыклана, моны оештыручылар да аңлый һәм шушы елдан башлап атна дәвамында уздырыла башлый. Ел саен язгы каникул көннәрендә традицион китапханә бәйрәменә әверелгән зур чарада китап сөюче балалар гына түгел, фикердәшләр дә очраша.
Балалар һәм яшүсмерләр китабы атналыгы чикләрендә Чакмагыш Балалар модельле китапханәсендә һәм районыбызның күпчелек китапханәләрендә әлеге бәйрәмне ачу танталары узды. Китап яратучылар өчен төрле әкият геройлары белән театральләштерелгән тамашалар, әдәби сәяхәтләр, фәһемле әңгәмәләр, уен программалары, викториналар оештырылды.

Район китапханәләрендә  “Балалар һәм яшүсмерләр китабы атналыгы” старт алды.
Район китапханәләрендә  “Балалар һәм яшүсмерләр китабы атналыгы” старт алды.
Район китапханәләрендә  “Балалар һәм яшүсмерләр китабы атналыгы” старт алды.
Район китапханәләрендә  “Балалар һәм яшүсмерләр китабы атналыгы” старт алды.
Район китапханәләрендә  “Балалар һәм яшүсмерләр китабы атналыгы” старт алды.
Район китапханәләрендә  “Балалар һәм яшүсмерләр китабы атналыгы” старт алды.
Район китапханәләрендә  “Балалар һәм яшүсмерләр китабы атналыгы” старт алды.
Район китапханәләрендә “Балалар һәм яшүсмерләр китабы атналыгы” старт алды.
Автор:Илсөяр Гайсина
Читайте нас