ИГЕНЧЕ
+24 °С
Яңгыр
Новости
24 март 2023, 07:00

“Укытучы – китап битләрендә”

Балалар һәм яшүсмерләр китабы атналыгы кысаларында Аблай авылы китапханәсендә китапханә һәм мәдәният йорты хезмәткәрләре белән берлектә Укытучы һәм остаз елына багышланган “Укытучы – китап битләрендә” дип исемләнгән әдәби сәяхәт оештырылды.

“Укытучы – китап битләрендә”“Укытучы – китап битләрендә”
“Укытучы – китап битләрендә”

Чарада катнашучыларның игътибарына әлеге тема буенча әдәбият өлгеләре тәкъдим ителде. Бирегә шулай ук “Кызыл калфак” әкият герое кунакка килде һәм “Минем мәктәп тормышым” анкетасын үткәрде. Әдәби сәяхәтне дәвам итеп, авыл мәдәният йорты хезмәткәрләре кеше тормышында укытучы һәм остаз роле турында сөйләделәр, балалар өчен “Тәрбияче – эрудит”, “Мәкальне дәвам итегез” викториналарын үткәрделәр. Китапханәче Айсылу Сираева китапларга күзәтү ясады һәм әдәби геройлардан нәрсәгә өйрәнеп булуы турында сөйләде. “Беренче укытучыларыгыз турында сөйләгез” дигән сорауга балалар шатланып, укытучыларның балаларны яратулары, авыр чакта һәрвакыт ярдәмгә килергә әзер торулары турында уртаклаштылар.

“Укытучы – китап битләрендә”
“Укытучы – китап битләрендә”
“Укытучы – китап битләрендә”
“Укытучы – китап битләрендә”
“Укытучы – китап битләрендә”
Автор:Илсөяр Гайсина
Читайте нас