ИГЕНЧЕ
+22 °С
Яңгыр
Новости
25 март 2023, 05:45

25 март көнне яңгыр яуса - арыш уңа

Бу көнне ала каргалар җирдән яки кардан йөрсә, көннәр җылыта.

25 март көнне яңгыр яуса - арыш уңа25 март көнне яңгыр яуса - арыш уңа
25 март көнне яңгыр яуса - арыш уңа

26 мартта кара каргалар кичен җыелышып, тавыш бирсә, алдагы атна җылы булыр. 27 мартта кар кояш җылысыннан эресә – уңышлы ел булыр, яңгыр явып эресә – корылык. 28 мартта акчарлаклар очып килсә, апрель җәй кебек булыр. 29 март нинди – апрель шундый. 30 мартта торналар килсә, кинәт җылыта. Гөрләвекләр ага башласа, ташулар да озак көттермәс. 31 март кичендә йолдызлар гадәттәгедән ваграк күренсә – яңгырга. Кошлар ояларын көньякка үрсә – җәй салкын килер. 

Чыганак: Тат-медиа

Автор:Лиана Ханмурзина
Читайте нас