+3 °С
Болытлы
Чарада 265тән артык кеше катнашты. Бирегә бөтен республикадан сәламәтлек мөмкинлекләре чикле кызлар һәм аларның әти-әниләре килгән иде . Алар арасыда райондашыбыз, Балалар сәнгать мәктәбенең художество бүлеге укучысы Азалия Рамил кызы Әхмәтова да бар иде. Азалия - балалар иҗаты буенча үткәрелгән Бөтенрусия конкурслары җиңүчесе. Күптән түгел ул "Язның искиткеч көне" конкурсында җиңү яулады. Кызлар өчен кызыклы программа - осталык дәресләре, иҗади күргәзмәләр, визаж студиясе, театраль тамашалар һәм бәйрәм балы оештырылды. Республика Башлыгы Радий Хәбировның тормыш иптәше Каринэ Хәбирова сүзләренчә, әлеге бәйрәм - үзенчәлекле һәм тылсымлы.