ИГЕНЧЕ
+28 °С
Болытлы
Новости
25 март 2023, 07:05

Бүген - мәдәният хезмәткәрләре көне!

Алар – яктылык, нур, җылылык, таратучылар, дөньябызны матурлаучылар, күңелләребезне сафландыручылар. Һөнәри бәйрәмнәренең язгы көнгә туры килүендә дә символик мәгънә бар: табигать уяна, камиллеккә омтыла, хисләр яңара...

Бүген - мәдәният хезмәткәрләре көне!Бүген - мәдәният хезмәткәрләре көне!
Бүген - мәдәният хезмәткәрләре көне!

Бүген илһамлы затлар – мәдәният хезмәткәрләре тантана итә! Аларның хезмәтләре – бәяләп бетергесез! Әдәбиятка, сәнгатькә, иҗатка, матбугатка армый-талмый хезмәт итүче шул тынгысызлар чын мәгънәсендә үз эшләренең осталары, мәдәни мирасыбыз сагында торучылар. Алар һәрчак талантлы, алар һәрчак илһамлы, алар һәрчак шатлык өләшүдә! Бәйрәмегез котлы булсын, кадерле дуслар!

Автор:Лиана Ханмурзина
Читайте нас