

Дөге бәлеше Чакмагыш хуҗабикәләре, ял көннәрендә якыннарыгызны дөге бәлеше белән сыйлагыз! Камыр өчен: 1 ст.җылы су 1/4 ст. ак май (эретелгән) 1/4 ст.сыек май 0,5 чәй калагы тоз 1,5 аш калагы шикәр комы 0,5 пачка чүпрә (11 гр.дрожжи пакетикта) 3 ст.он Эчлек өчен: 2 ст.дөге ,200 гр.күрәгә 200 гр.кара җимеш 200 гр.йөзем җимеше 2-3 аш калагы шикәр комы ак май (эретелмәгән) Әзерләү: Савытка суны, шикәр комын һәм чүпрәне салып,5-10 тотабыз(чүпрә кабарганчы),чүпрәне он белән бергә салсаң дә була,ләкин миңа күбрәк чүпрәне бүрттереп ошый. Соңыннан бөтен кирәкле ингредиентларны салып болгатабыз,онны сала-сала камыр басабыз.Камыр йомшак булырга тиеш. Әзер камырны төреп җылы урынга куеп торабыз,кабарганчы. Эчлекне әзерли торабыз: Дөгене әйбәтләп юып,5 минут кына пешереп алабыз,әз генә йомшарсын өчен. Җимешләрне юып,вак итмиче генә турыйбыз, шикәр комын салып бергә болгатабыз. Кабарган камырны юка гына итеп җәябез,табага салабыз.Камыр өстенә эчлекне салып, тигезләп таратабыз,эчлек өстенә ак май кисәкләре салабыз(дөге коры булмасын өчен) һәм өстенә камыр җәеп(юка итеп) каплап кырыйларын бөреп куябыз. 200-220 градуска кызган духовкага тыгып 45-50 минут пешерәбез. Бәлеш әзер,тәмле булсын,уңып пешсен!