ИГЕНЧЕ
+24 °С
Яңгыр
Новости
25 март 2023, 09:10

ТЕПЛИЦАНЫ НИЧЕК ҖЫЕШТЫРЫРГА?

Теплица яшелчәләрнең вегетация вакытын 1-1,5 айга озынайта, бездәге кыска җәйләрдә бу бик зур өстенлек. Төп җыештыру эшләре көздән башкарылырга тиеш.

ТЕПЛИЦАНЫ НИЧЕК ҖЫЕШТЫРЫРГА?ТЕПЛИЦАНЫ НИЧЕК ҖЫЕШТЫРЫРГА?
ТЕПЛИЦАНЫ НИЧЕК ҖЫЕШТЫРЫРГА?

Теплицаның поликарбонатын марганцовка эремәсе кушылган су яки кер сабыны белән юарга була. Сабынлы суга 1 аш кашыгы нашатырь спирты өстәп юа аласыз. Бу эремә 70 %ка кадәр микробларны юк итә. “Белизна” — яхшы йогышсызландыру чарасы, әмма ул җиргә тимәскә тиеш. Җирне биопрепаратлар белән эшкәртергә була. Бакчачылык кибетләрендә “Фитоспорин-М”, “Алирин”, “Гамаир”, “Трихоцин”, “Глиокладин” яки “Трихоплант” алырга мөмкин. Бу эшне җир +14...+15 градуска кадәр җылынгач кына эшләргә кирәк. Тере бактерияләр һәм гөмбәчекләр шуннан түбән температурада үрчеми. Биопрепаратлар белән эшкәрткәннән соң, 10-14 көннән орлыкларны чәчәргә, үсентеләр утыртырга була. Теплицага язын тиз үсә торган сидератлар (мәсәлән, гәрчич) чәчәргә мөмкин. Үсемлек калдыклары бик тиз чери, ашлама була. Чыганак: Ирек мәйданы.

Автор:Лиана Ханмурзина
Читайте нас