

Апрельдә, кояш җылыта башлау белән, салкынга чыдам яшелчәләрне утыртырга мөмкин. Түтәлгә орлыкларны чәчкәндә шуны исәпкә алыгыз: беренче уңышны җыеп алгач, аның урынына помидор, кыяр, татлы борыч үсентеләре чыгарып утыртырлык булсын. Бу вакытта инде түтәлгә — укроп, уртага — суган, аның янына редис утыртырга була. Янәшәгә үсенте алу өчен кәбестә, салат, янына петрушка һәм башка яшел тәмләткечләр чәчәргә мөмкин. Май башында редис, суган, яшел тәмләткечләрне йолкып алып, алар урынына өйдә үстергән помидор, татлы борыч үсентеләрен чыгару бик уңайлы. Гадәттә, иртә яздагы эшләр поликарбонат белән ябылган теплицаларда гына башкарыла. Пленка белән ябылган теплицаларга яшелчә соңрак утыртыла. Лиана Ханмурзина әзерләде.