

Махсус автомашиналарның берсенә илебез азатлыгын яклаучы батырларыбызга якташлары, шулай ук әти-әниләре, газиз якыннары хәстәрләп әзерләгән азык- төлек, кием-салым, төрле кирәк-яраклар төялде, икенчесен ялан мунчасы биләде. Аны утын ягып та, электр энергиясе ярдәмендә дә җылытырга мөмкин, Шулай ук барлык юыну кирәк-яраклары белән дә тәэмин ителгән. Мунча торак- коммуналь хуҗалык ( җитәкчесе Рамил Камил улы Агиев) хәстәрлеге белән комплектланылган һәм ул шәхси эшкуар Айдар Моратов белән аның водителе Алмаз Рамазанов тарафыннан ныгытып урнаштырылды. Олауда райондашларның һәм туган җиребезнең күңел җылысын Чакмагыш авыл биләмәсе башлыгы Фаил Әхнәф улы Ишморатов, Вадим Юнысов,Илшат Гәрәев озата барачак.