ИГЕНЧЕ
+28 °С
Болытлы
Новости
26 март 2023, 07:30

Юмаш урта мәктәбе ата-аналар өчен үз ишекләрен ачты

Юмаш урта мәктәбе ата-аналар өчен үз ишекләрен ачты Укучы балаларыбызның көне уза. Шуңа да аларның биредә туклану проблемасы укыту белән бер дәрәҗәдә мөһим.

Мәктәпләрдә дә, санитар нормаларга туры китереп, туклануны дөрес оештыру - укучыларның сәламәтлеген саклауда мөһим фактор булып тора һәм белем алу сыйфатына да зур йогынты ясый. Әлеге юнәлештә район мәктәпләрендә ныклы эшчәнлек алып барыла. Күптән түгел барлык белем бирү учреждениеләрендә ачык ишекләр көне узды. Юмаш урта мәктәбе дә бу көнне ата-аналар өчен үз ишекләрен ачты. Ата-аналарга мәктәпкә килеп, биредә оештырылган туклану процессы белән танышу мөмкинлеге бирелде.

Юмаш урта мәктәбе ата-аналар өчен үз ишекләрен ачты
Юмаш урта мәктәбе ата-аналар өчен үз ишекләрен ачты
Юмаш урта мәктәбе ата-аналар өчен үз ишекләрен ачты
Автор:Лиана Ханмурзина
Читайте нас