ИГЕНЧЕ
+22 °С
Яңгыр
Новости
27 март 2023, 09:45

Ачкан саен китап битләрен, ачыла язмыш серләре

Аблай авыл мәдәният йорты каршындагы “Ахирәтләр” клубы чикләрендә, “Ачкан саен китап битләрен, ачыла язмыш серләре” дип аталган очрашу узды.

Ачкан саен китап битләрен, ачыла язмыш серләреАчкан саен китап битләрен, ачыла язмыш серләре
Ачкан саен китап битләрен, ачыла язмыш серләре

 Ул танылган язучы, Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре Гөлсинә Гайнуллинаның иҗатына багышланды.
Конференция вакытында сүз күпләр яратып укыган язучы Гөлсинә Гайнуллинаның “Кара миләш тәме” китабы геройлары турында барды. Гадәттә, әлеге авторның төп герое – җиңел булмаган язмышлы, көчле рухлы һәм шул ук вакытта җилбәзәк хатын-кыз. Ул үз көченә ышанучан, балаларына, туган якка мәхәббәт, тирә-яктагыларга ихтирам хисләрен сүрәтләүче зат.
“Бәллүр каләм” конкурсы лауреатының “Мәхәбәт аланы”, “Ефәк кулъяулык”, “Ак бураннар аша”, “Томанлы төн”, “Карлы миләш тәме”, “Күгәрченнәр оя корганда”, “Җиләкле тау сере”, “Ай күлгә сыенганда”, “Алтын ачкыч” кебек китаплары киң анылу алган.

Ачкан саен китап битләрен, ачыла язмыш серләре
Ачкан саен китап битләрен, ачыла язмыш серләре
Автор:Лиана Ханмурзина
Читайте нас