ИГЕНЧЕ
+24 °С
Яңгыр
Новости
27 март 2023, 05:45

Фәридә әбигә – 95 яшь!

Шушы көннәрдә Тозлыкуш авылының өлкән, хөрмәтле кешесе Фәридә Мөхәммәтзариф кызы Галләмова бер гасырга якын гомер кичереп, 95 яшен тутырды. Әлеге күркәм бәйрәм белән аны тәбрик итәргә якыннары гына түгел, авыл биләмәсе хакимияте вәкилләре дә килде.

Фәридә әбигә – 95 яшь!Фәридә әбигә – 95 яшь!
Фәридә әбигә – 95 яшь!


Тозлыкуш авыл биләмәсе хакимияте башлыгы Рамил Камил улы Вәлиәхмәтов Фәридә Мөхәммәтзариф кызына иң изге теләкләрен җиткереп, Президентыбыз В.Путинның котлау хатын һәм бүләкләр тапшырды.
Юбилярга шулай ук муниципаль район хакимияте башлыгы Реканс Фәнил улы Ямалеевның котлау хаты һәм бүләкләре тапшырылды.
Күпъеллык намуслы, фидакарь хезмәте өчен аңа шулай ук “Алга” авыл хуҗалыгы кооперативы җитәкчелегеннән бүләкләр бирелде.
Мәдәният хезмәткәрләре юбилярга күңел җылылары белән бергә музыкаль номерларын бүләк итте.

Фәридә әбигә – 95 яшь!
Фәридә әбигә – 95 яшь!
Фәридә әбигә – 95 яшь!
Автор:Лиана Ханмурзина
Читайте нас