ИГЕНЧЕ
+24 °С
Яңгыр
Новости
27 март 2023, 10:50

Әгәр сәхәр ашарга соңга калсаң...

Әгәр кеше иртәгә ураза тотам, дип, кичтән үк ниятен кыла, тик сәхәргә тора алмады ди. Йокыдан уяну белән күңелендә шундый сорау туарга мөмкин: «Сәхәргә тора алмадым, уразага керергә ярыймы икән?»

Әгәр сәхәр ашарга соңга калсаң...Әгәр сәхәр ашарга соңга калсаң...
Әгәр сәхәр ашарга соңга калсаң...

 

Мондый очракта галимнәрнең җавабы шундый:
“Әйе, син уразага керергә тиеш, чөнки кичтән үк ниятләп яткансың.
Сәхәр ашау фарыз түгел – сөннәт, ә ният – фарыз. Шуңа күрә, хәтта йоклап калган булсак та, монда һич куркыныч юк. Без сөннәтне үтәмәдек, шунлыктан, әҗере азрак, әмма уразабыз кабул булыр, ин шәә Аллаһ”.
Димәк, әгәр сәхәр ашарга йоклап калган булсак, кичтән ашаган килеш уразаны дәвам итәргә була.

Мәгълүмат һәм фотосүрәт чыганагы: “Өмет” гәзитенең “Бәйләнештә” социаль челтәре сәхифәсе.

Автор:Илсөяр Гайсина әзерләде
Читайте нас