+24 °С
Яңгыр


Шушы көннәрдә Чакмагыш беренче урта мәктәбе филиалы – Яңа Коты урта мәктәбендә районыбызның “Гаилә” хезмәте тарафыннан “Гаилә ялы” оештырылды.
Ата-аналар балалары белән бергә мастер-классларда, төрле конкурсларда катнашы. Чара “Һөнәрләр бумы” исеме астында үтте. Анда катнашучылар төрле һөнәр үзенчәлекләре белән танышты, сорауларга җаваплар алды.
Гаилә кыйммәтләре турында әңгәмә үткәрелде, ата-аналарга фәһемле видео-язмалар тәкъдим ителде.