ИГЕНЧЕ
+24 °С
Яңгыр
Новости
27 март 2023, 06:20

Иң көчлеләр – безнең районда

Көрәшчеләр ярышлардан алты медаль белән кайтты

Иң көчлеләр – безнең райондаИң көчлеләр – безнең районда
Иң көчлеләр – безнең районда


2021 елда гимназиядә “Республика мәктәпләренә – спорт көрәше” проекты чикләрендә көрәш залы ачылган иде. Укучылар зур теләк белән билбау көрәше буенча спорт дәресләренә йөри.
25 мартта Октябрьский шәһәрендә Билбау көрәше буенча Республика беренчелеге үткәрелде. Ул Башкортстан Республикасы Спорт министрлыгының 100 еллык юбилеена багышланды.
Ярышларда беренче урынны гимназия укучысы Камилла Шәмсиева алды. Икенче урынга районыбыз көрәшчесе Илназ Миранов лаек булды, өченче урынны Радим Габделганиев, Динар Хәйруллин, кызлардан – Ангелина Бәдретдинова, Алина Хаматова алды.
Якташ спортчыларыбыз ярышлардан 6 медаль алып кайтты! Җиңүче якташларыбыз һәм аларның тренерлары Илнур Ришат улы Зәйнетдиновны лаеклы җиңүләре белән котлыйбыз, киләчәктә яңадан-яңа спорт уңышлары теләп калабыз!

Иң көчлеләр – безнең районда
Иң көчлеләр – безнең районда
Иң көчлеләр – безнең районда
Иң көчлеләр – безнең районда
Иң көчлеләр – безнең районда
Иң көчлеләр – безнең районда
Автор:Лиана Ханмурзина
Читайте нас