ИГЕНЧЕ
+28 °С
Болытлы
Новости
27 март 2023, 10:55

Иске Бәширдә – Нәүрүз бәйрәме

Иске Бәшир авылында модельле китапханә, мәдәният хезмәткәрләре һәм яшьләр эшләре буенча белгеч белән берлектә “Нәүрүз бәйрәме” халык фольклор йоласы оештырылды.

Иске Бәширдә – Нәүрүз бәйрәмеИске Бәширдә – Нәүрүз бәйрәме
Иске Бәширдә – Нәүрүз бәйрәме

Чара авыл мәдәният йорты каршындагы мәйданда үткәрелде. Бәйрәмдә бик теләп өлкәннәр дә, балалар да катнашты. Иң тәүдә чарада катнашучылар фольклор чыганаклары, аның географисе һәм халык йоласын үткәрү максатлары белән танышты. Артабан балалар өчен төрле хәрәкәтчән уеннар һәм ярышлар үтте. Уеннар арасында шигырьләр, яз турында җырлар башкарылды. Традиция буенча Нәүрүз бәйрәме карачкы яндыру һәм сый-нигмәтле табын артында күңелле чәй эчү белән тәмамланды.

Иске Бәширдә – Нәүрүз бәйрәме
Иске Бәширдә – Нәүрүз бәйрәме
Иске Бәширдә – Нәүрүз бәйрәме
Иске Бәширдә – Нәүрүз бәйрәме
Иске Бәширдә – Нәүрүз бәйрәме
Автор:Илсөяр Гайсина
Читайте нас