ИГЕНЧЕ
+22 °С
Яңгыр
Новости
27 март 2023, 07:05

Ураза тотканда ничек тукланырга?

Сәхәргә нәрсә ашарга?

Ураза тотканда ничек тукланырга?Ураза тотканда ничек тукланырга?
Ураза тотканда ничек тукланырга?

Гадәттә күпләр сәхәргә гади углеводлар ашый. Әйтик, ботка, пылау, җиләк-җимеш. Аннары берәр баллы әйбер яки камыр ризыгы белән чәй эчәләр. Көне буе су эчеп булмый дип, ашаганнан соң мөмкин кадәр күбрәк су эчәргә тырышалар.
Аксым ул – ит, йомырка, балык. Май – сарыкның курдюк, эч майлары, ат ялы, сыер мае. Клетчатка – яшел тәмләткечләр, шул исәптән укроп, петрушка, кыяр, ташкабак, кәбестәнең бөтен төре.

Суны күпме эчәргә?

– Ифтарда 1-2 стакан җылы су. Ул ашкайнату системасын эшләтеп җибәрә.
Тәравих намазы вакытында 4-5 стакан.
—Су эчкәч, ашыкмый гына намаз укыйбыз.
Ифтардан алып тәравих намазы ахырына кадәр 1,2-2 литр су эчәргә. Аның 300-500 миллиграммы минераль су булсын, әйрән, кефир, кумыс та ярый.
С, В төркеме витаминнары, ферментлар һәм магний эчәргә.
Ифтарда аз гына ашыйсы килү теләге калырга тиеш.

Салкын су эчәргә ярамый.

– Ифтарда салкын су эчәргә ярамый, ни өчен дигәндә, ашказаныбыз аңа җайлашмаган. Салкын су эчкән саен, ашказаныбызга стресс була: кан тамырлары кысыла, ашкайнату процесслары акрыная. Ә витаминнар һәм минераллар, аксымнар нәкъ менә ашказанында үзләштерүгә әзерләнә! Ашказаны исә сәламәтлегебезнең нигезе булып тора.

Ифтарда нинди ризыкларга өстенлек бирергә?

– Пәйгамбәребез Мөхәммәд салләллаһу галәйһи вә сәлләм: «Берегез ифтар кылса, хөрмә белән авыз ачсын, чөнки анда бәрәкәт бар. Инде хөрмә тапмасагыз, су белән авыз ачыгыз, чөнки ул чиста була», – дигән.

Ифтарга җиңелчә ризыклар әзерләгез: салатлар, кайнар чәй, 1-3 финики. Кинәт кенә күп итеп ашап куймагыз. Иң элек 1-2 стакан җылы су эчегез.

Салкын су эчсәк, ашказаны 20-30 минуттан бөтен ризыкны нечкә эчәклеккә “ыргыта”. Бу исә эчәклеккә зур зыян китерә, чөнки анда үзләштерелмәгән ризык килеп эләгә, билгеле бер вакыттан соң исә ул ризык чери башлый. Шул рәвешле витаминнар да үзләштерелми.

Шунысы да бар: аксым (ит, балык, йомырка) череп, череткеч бактерияләрне тукландыра. Шул сәбәпле эчәклекнең аутоиммун авырулары, энтерит, яман шеш барлыкка килергә мөмкин.
Моннан тыш салкын су бавыр авыруларына да китерә.

Пәйгамбәребез Мөхәммәд салләллаһу галәйһи вә сәлләм: «Сәхәр ашагыз, дөреслектә, сәхәрдә бәрәкәт бар», – дигән. Шуңа да сәхәрне калдырмагыз. Аксым, май, клетчатка белән туклансагыз, кайчан ифтар җитәр инде дип сәгатькә карап аптырамаячаксыз.

Безнең киңәшләрне истә тотсагыз, сәламәтлегегез дә сакланыр, уразагыз да җиңел тотылыр. Аллаһы Тәгалә барыбызга да көч һәм сабырлык бирсен!

Ахмадулла хәзрәт Шарафулин
"Ихлас" мәчете
Чыганак: https://vk.com/wall-126625242_2678

Автор:Лиана Ханмурзина әзерләде.
Читайте нас