ИГЕНЧЕ
+17 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Новости
28 март 2023, 15:50

Балалар модельле китапханәсенә экскурсия

27 мартта Балалар китабы атналыгы чикләрендә Рапат урта мәктәбенең башлангыч сыйныф укучылары Чакмагыш балалар модельле китапханәсенә сәяхәт кылдылар. Иң тәүдә укучылар китапханәнең уку залы белән таныштылар.

Балалар модельле китапханәсенә экскурсия
Балалар модельле китапханәсенә экскурсия

 Аннары алар өчен «Лесенка» сенсор-китапханә бүлмәсендә Сергей Васильевич Рахманиновның тууына 150 ел тулуга багышланган «Күренекле виртуоз мирасы» музыка терапиясе буенча дәрес үтте. Китапханәче Эльза Ямалетдинова бөек композиторның тормышы һәм иҗаты турында сөйләде. Яшь укучылар аның балачак һәм яшүсмер чоры еллары, бөек музыкаль әсәрләрен ничек иҗат итүе турында белделәр. Дәрес барышында чарада катнашучылар «Скрипочка» терапия әкиятен һәм пианистның «Язгы сулар» композициясен тыңладылар. Шулай ук балалар өчен «Китапны ачып, дөньяны ачабыз» күңел ачу-белем бирү программасы да әзерләнгән иде.

Кызлар һәм малайлар танылган балалар язучысы Лев Кассиль уйлап чыгарган «Книжкины именины»ның барлыкка килү тарихын белделәр һәм китапханәчеләрнең укучыларның яраткан китаплары, геройлары, язучылары турында сорауларына зур теләк белән җавап бирделәр. Геройлар белән бергә укучылар табышмаклар чиштеләр, әкияти сорауларга җавап бирделәр, җырладылар һәм биеделәр. Балалар шулай ук зур активлык белән “Шигырь сөйлә”, “Ташбака”, “Әкият героен таны”, “Журналларны җый” конкурсларында катнаштылар. Уку залында чарада катнашучылар өчен “Книжное царство – мудрое государство” дип исемләнгән иллюстратив-китап күргәзмәсе әзерләнгән иде.
Яшь китап укучыларның язгы каникулы менә шулай кызыклы да, файдалы да үтә.

Балалар модельле китапханәсенә экскурсия
Балалар модельле китапханәсенә экскурсия
Балалар модельле китапханәсенә экскурсия
Автор:Илсөяр Гайсина
Читайте нас: