ИГЕНЧЕ
+1 °С
Кар
Барлык яңалыклар
Новости
28 март 2023, 16:20

Чакмагыш укучылары – Русия мәктәп укучылары хәрәкәтендә

27 мартта Октябрьский шәһәренең 12нче урта мәктәбендә “Беренчеләр хәрәкәте” дип аталган Русия яшьләренең зона форумы үткәрелде. Форумда барлыгы 200 дән артык кеше катнашты. Әлеге масштаблы чарада Чакмагыш беренче урта мәктәбе йөзен Тимур Гыйләҗев, Ирик Дәүләтов, Анжела Локманова, Элина Хәфизова яклады.

Чакмагыш укучылары – Русия мәктәп укучылары хәрәкәтендә
Чакмагыш укучылары – Русия мәктәп укучылары хәрәкәтендә


Форум кысаларында мастер-класслар, командаларны берләштерү һәм бердәмлек хисе уяту максатында төрле уеннар оештырылды, әлеге агымның үсеш юнәлешендә стратегик сессияләр уздырылды.
Катнашучылар 12 төркемгә бүленеп, үз башлангычларын, яңа проектларын тәкъдим итте. Форумның иң актив катнашучылары “Киттек!” республика форумында катнашу өчен сайланачак. Райондашларыбызга уңышлар телик!

Автор:Лиана Ханмурзина
Читайте нас: