ИГЕНЧЕ
+17 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Новости
28 март 2023, 16:20

Әтием – ышанычлы калканым ул

Ял көннәре Балалар иҗат йортында бик нәтиҗәле үтте. Биредә Әтиләр конференциясе узды.

Әтием – ышанычлы калканым ул
Әтием – ышанычлы калканым ул

 Чарада катнашучыларны Балалар иҗат йорты директоры Рәзилә Хәтмулла кызы Камалова сәламләде һәм әтиләрнең балалары тормышында никадәр зур урын алып торуын, сабыйларының шәхес булып формалашуында аларның өлеше зур икәнен әйтеп үтте. Әниләргә тынгысыз төннәрдә ярдәмче, балалар бик тынгысыз чакта аларны юатучы, ул һәм кызларына машина, мотоцикл рулен беренче тапкыр ышанып тапшыручы, егетләрнең  беренче тапкыр кызыксынып тартып караган тәмәкеләренең серен саклап калучы, һәркайсыбызга ныклы терәк, ышаныч, гаилә тоткасы, яратуын телдән әйтеп белдермәсә дә,  барлык булмышы белән гаиләсе, хатыны һәм балалары өчен утка-суга керергә әзер әтиләрнең мәхәббәте турындагы чараның беренче өлеше мастер-класслардан торды, икенче өлешендә Балалар иҗат йорты укучыларының чыгышларыннан торган концерт номерлары белән үрелеп дәвам итте.

         Әтиләрне мәгариф бүлеге начальнигы Рәсимә Зәлиф кызы Балягова сәламләде. Әтиләр “Бергә рәсем төшерү” күнегүен, “Яркий мир Лего”, кызлар өчен мастер-класслар, курчак театры буенча мастер-классларда, “Әти һәммәсен белә” дигән педагогик хәлләрне хәл итү буенча мастер-классларда катнаштылар.

         Әти! Нинди горур исем! Аңарда игелек, наз, гаделлек, сөйгән хатынына, газиз балаларына мәхәббәт ташып тора. Кызлар булачак ирләрен әтиләренә ошатырга теләсә, егетләр әтисе кебек көчле, гаиләсенә ныклы терәк, хатынына ышанычлы, хәстәрлекле тормыш иптәше булам дигән идеал белән формалаша. Кызлар  өчен әти  терәк һәм таяныч булса, малайлар өчен әти  – супер герой ул. Тик без моны үзебез әти-әни булгач кына аңлыйбыз.

         Аделина Әминева, Диана Хуҗина, Данияр Макулов башкаруында әтиләр турында шигырьләр яңгырады. Балаларның әтиләре турында әзерләгән күркәм  чыгышлары күрсәтелде. Монда һәркайсысы үз әтисе белән бергәләп башкарган яраткан шөгыле турында, ял вакытларын ничек уздырулары, әтиләрен ихтирам  итүләре   турында сөйләгән.

         Әтигә карап аның кебек эшлисе килә, барлык эшләрнең дә кулдан килүен телибез. Үзаллы, булдыклы, ныклы рухлы, тапкыр, тәвәккәл буласыбыз килеп, аңа ошарга тырышабыз. Чөнки ул – безнең барыбызга да үрнәк! Шундый әтиләрне олылау йөзеннән Айсылу Такыянузова җитәкчелегендәге вокал ансамбль чыгыш ясады. Балалар иҗат үзәге методисты Гөлнара Фәһим кызы Зиннәтуллина бер һәм шулай ук күп бала тәрбияләүче әтиләргә көндәлек тормышта бик игътибарга алынмаган мәсьәләләр буенча берничә сорау бирде һәм әтиләрнең җаваплары тыңланды. Барлык әтиләр исеменнән Илгизәр Гаскәров шушы чараны оештыручыларга рәхмәт сүзләрен җиткерде һәм бу очрашуларның бик кирәкле һәм мөһим икәнлеген белдерде. Чөнки мондый шартлар әтиләргә үз балаларын күбрәк белергә, аларны ныграк аңларга, сәләтләрен ачарга  мөмкинлек бирә, ә балалар әтиләренә күбрәк тартыла. Айсылу Такыянузова башкаруындагы җыр шушы матур өчрашуны истәлекле итте. Чарада катнашучыларга Рәхмәт хатлары тапшырылды.

Әтием – ышанычлы калканым ул
Әтием – ышанычлы калканым ул
Әтием – ышанычлы калканым ул
Әтием – ышанычлы калканым ул
Әтием – ышанычлы калканым ул
Әтием – ышанычлы калканым ул
Автор:Индира Латыпова 
Читайте нас: