Кичә, 27 мартта, Юмаш урта мәктәбендә “Радуга” язгы лагере ачылды. Тантаналы линейкада лагерь начальнигы Р.Р. Мөхтәрова чыгыш ясап, тәрбияләнүчеләрне сәламләде һәм аларга яхшы кәеф һәм күңелле ял теләде.