Безгә моңарчы күрелмәгән санкцияләр басымы ясалды. Без сезнең белән нык тордык, яңа элемтәләр һәм логистика төзедек. Бергәләп безгә йөкләнгән махсус хәрби операция, өлешчә мобилизация, Русиянең яңа төбәкләренә ярдәм чикләрендәге бурычларны хәл иттек. Махсус хәрби операциядә катнашучыларга һәм аларның гаиләләренә социаль ярдәм күрсәтү белән шөгыльләндек», — диде Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров. Бу хакта «Башинформ» хәбәрчесе вакыйга барган урыннан хәбәр итте. Исегезгә төшерәбез, бүген депутатлар республика хөкүмәтенең хисабын тыңлыйлар.
“Безнең беренче бурычыбыз – икътисадны саклап калу иде. Бу республика үсешенең, социаль йөкләмәләрне үтәүнең нигезе. Сәнәгать җитештерүе индексы ел йомгаклары буенча 102,7% тәшкил итте, бу ил буенча уртачадан югарырак. Ике ел рәттән республика сәнәгать сәясәтен гамәлгә ашыру нәтиҗәлелеге рейтингында төбәкләр арасында иң яхшысы дип таныла. Без кластер моделен Русия Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгының пилот төбәге буларак уңышлы гамәлгә ашырабыз, кластерлар саны буенча лидерлыкка чыктык. “Алга” махсус икътисади зонасы рәттән икенче тапкыр илдә иң динамик үсеш алучы дип танылды.
Аграрийларыбыз рекордлы уңыш – 5 млн. тонна ашлык җыйдылар. Тулаем авыл хуҗалыгы продукциясе күләме 28,1%ка артты. Республика торак тапшыру буенча тарихи максимумга иреште – 3 млн. кв. метр һәм төбәкләрнең беренче унлыгына керде (РФда 7 нче урын)», – диде Радий Хәбиров.
Төбәк Башлыгы республиканың тышкы икътисади секторны үстерү белән җитди шөгыльләнүен билгеләп үтте. Тоташ 2022 ел сәфәрләрдә үтте диярлек. Безнең өчен традицион һәм яңа партнерлар белән хезмәттәшлекне ныгыту мөһим иде. Бигрәк тә Белоруссия, Төркия, Казахстан, Иран, Үзбәкстан белән. Мондый визитлар нәтиҗәсендә безнең бу илләр белән актив рәвештә тышкы сәүдә әйләнеше арта. Төркия белән 37,6%, Казахстан белән 10,1%, Белоруссия белән 12,3%, Үзбәкстан белән 32,6%.
Чыганак: “Башинформ” мәгълумат агентлыгы сайты.