ИГЕНЧЕ
+24 °С
Яңгыр
Новости
29 март 2023, 10:05

Каникул файдалы уза

Тимераякта шуу – спорт кына түгел, ә искиткеч күңел ачу чарасы да. 28 мартта Чакмагыш гимназиясенең 2Б сыйныф укучылары әти-әниләре белән бергә өсте ябулы “Чакмагыш-Арена” боз шугалагында булдылар һәм рәхәтләнеп тимераякта шудылар.

Каникул файдалы узаКаникул файдалы уза
Каникул файдалы уза


Балалар һәм өлкәннәр сәламәт яшәү рәвешен, аның кагыйдәләрен һәм кешенең сәламәтлеге нәрсәләргә бәйле икәнлеген искә төшерделәр. Алар фигуралы шууның төрле элементларын: “карлыгач”, “фонарик” ясап, бер-берсе белән тимераякта йөгерү, узышу буенча ярышып уйнадылар, тәм-том белән сыйландылар. Һәммәсе дә актив ялдан күтәренке кәеф һәм көч-куәт алды.

Каникул файдалы уза
Каникул файдалы уза
Каникул файдалы уза
Автор:Илсөяр Гайсина
Читайте нас