+22 °С
Яңгыр


Традиция буенча иртән линейка һәм физик күнекмәләр үткәрелде. Шулай ук бу көнне укучылар белән “Юл хәрәкәте кагыйдәләре” темасына әңгәмә һәм “Мин юл хәрәкәте турында нәрсә беләм” дип аталган интеллектуаль уен үткәрелде. Икенче көн “Сәламәтлек көне” дип игълан ителгәнлектән, тәрбияләнүчеләр арасында “Күңелле туп” спорт уены да оештырылды. Балалар чаралардан канәгать калдылар һәм күп уңай энергия тупладылар.