ИГЕНЧЕ
+24 °С
Дождь
Новости
30 Марта 2023, 13:40

Авыл күрке – мәчет, мәчет күрке – халык

Шушы көннәрдә Калмашбаш авылы мәчетендә имамнар җыелышы узды.

Авыл күрке – мәчет, мәчет күрке – халыкАвыл күрке – мәчет, мәчет күрке – халык
Авыл күрке – мәчет, мәчет күрке – халык

Анда Чакмагыш районы имам-мөхтәсибе Фаяз Котлыев, район имам-хатыйбы Дильшод Касыймходжаев, Калмашбаш авыл мәчете имамы Фәргать Габдрәфыйков, Калмашбаш авыл биләмәсе хакимияте башлыгы Раил Нургалиев катнашты. Бөтен дини йолаларны үтәп, якыннарыбызны соңгы юлга озату – безнең бурыч. Көн тәртибенә чыгарылган мәсьәләнең берсе җеназа үткәрүгә кагылышлы булды. Үлгән кешеләр алдында тере кешеләрнең соңгы бурычы: бергәләшеп дога кылып, аңа истигъфар кылу, Аллаһтан аның гафу ителүен сорау. Без моны җеназа намазы, дибез. Намаз дип аталса да, ул – күмәкләшеп дога кылу. Җыелыш вакытында имамнар җеназа намазын кылу кагыйдәләре һәм башка дини мәсьәләләр буенча фикер алыштылар, гыйнвар аенда районыбызның “Әдһәм-Бикә” мәчетендә барлык мәхәлләләр имамнары катнашлыгында үткән җыелышның нәтиҗәләре чыгарылды. Җыелыш вакытында имамнар шулай ук балаларга рухи тәрбия бирү мәсьәләренә дә тукталды. Балалар – безнең киләчәгебез. Аларга нинди тәрбия бирсәк, нинди гамәлләргә өйрәтсәк, илебезнең, халкыбызның киләчәге дә шундый була. Баланың шәхес буларак формалашуында әхлак тәрбиясе төп һәм иң әһәмиятле урынны били. Балаларны иманлы, инсафлы итеп тәрбияләүдә диннең әһәмияте зур. Шәригать кануннары Коръ¬әндә әхлакый кагый¬дәләр, кешенең үз-үзен тотышы, эчке дөньясы, фикерләве белән тыгыз бәйләнештә бирелгән. Ислам дине тыныч¬лык, халыклар арасында дуслык, үзара ярдәмләшү өчен көрәшә, кешеләрне бозыклык кылудан тыя, тормышның барлык өлкә¬ләрендә дә әдәпле, тыйнак булырга чакыра. Яшь буынга дини тәрбия бирүдә районыбыз имамнары өлеше зур. Җыелыш вакытында имамнар тәрбия чараларының дәвамлы булуын, балаларыбызны рухи яктан бай, ныклы, иманлы итеп күрергә теләгәннәрен белдерде. Район имам-хатыйбы Дильшод Касыймходжаев Рапат авылы мәчетенең яңа имамы Хәмил Нуретдин улы Хәмидуллинга таныклык тапшырды. Ахырда Калмашбаш авылы мәчетен төзүдә зур көч салган Әдип Бәшировның кызлары барлык җыелучыларга хәер таратты. Лиана Ханмурзина.

Авыл күрке – мәчет, мәчет күрке – халык
Авыл күрке – мәчет, мәчет күрке – халык
Автор:Лиана Ханмурзина
Читайте нас