+21 °С
Болытлы


“Без сәнәгатьне актив үстерү өчен тулы инвестиция кораллары булдырдык. Республиканың инвестиция климаты милли рейтинг лидерларының топ-5 төбәге арасында позицияләрен саклап калды. Без узган елны беренче тапкыр 500 миллиард сумлык планканы үттек, 5,9 процентка арттык. Гомумән алганда, 4 ел эшләү дәверендә – бу 40 процент дигән сүз. Илдә иң югары күрсәткечләрнең берсе. Бу безгә сәнәгатьне үстерергә, яңа производстволар ачу өчен нәтиҗәле мохит булдырырга мөмкинлек бирде,” – диде Радий Хәбиров.
“Башинформ” хәбәр иткәнчә, инвесторлар Башкортстанда йөзләрчә миллион сумлык яңа проектларны гамәлгә ашырырга ниятли.
Азат Гыйззәтуллин.
Мәгълүмат һәм фото чыганагы: “Башинформ” агентлыгы порталы.