ИГЕНЧЕ
+24 °С
Яңгыр
Новости
30 март 2023, 13:48

Белем учаклары яңарып калачак

Башкорстан Республикасында мәктәп учреждениеләре биналарын модернизацияләү буенча федераль программа тормышка ашырыла.

Белем учаклары яңарып калачакБелем учаклары яңарып калачак
Белем учаклары яңарып калачак

Мәктәпләрнең комплекслы ремонтлау гомум белем бирү учреждениеләре биналарының 2022-2026 елларда капиталь ремонт федераль программасы кысаларында планлаштырылган. Програма кысаларында узган елда 63 мәктәп бинасы ремонтланылган, республиканың 59 мәктәбендә ашханәләр тәртипкә китерелеп, җиһазландырылган. Агымдагы елда Башкортстанда 77 мәктәп бинасы ремонтланачак. “Республика бюджетыннан барлык мәгариф объектларына: мәктәпләргә, балалар бакчаларына, һөнәри белем бирү учреждениеләренә капиталь ремонт ясауга уртача 600 миллион сум бүлеп бирелде. 2023 елда мәктәпләрдә ремонт эшләре башкаруга федераль бюджеттан 3,6 миллиард сум юнәлтеләчәк”, – дип билгеләде Башкорстан Республикасының мәгариф министры Айбулат Хаҗин. Капиталь ремонтлау планына кертелгән һәр мәктәп буенча махсус план-график төзелгән. Барлык эшләр дә республика җитәкчелегенең ныклы күзәтчелеге астында башкарылачак. Район үзәгендә “Авыл территорияләрен комплекслы үстерү” программасы кысаларында, Чакмагыш авылында 198 урынлык башлангыч мәктәп бинасы төзелеше эшләре тәмамлану сызыгында. Агымдагы елда, шулай ук районыбызның барлык мәктәп учреждениеләрендә дә ремонт эшләре башкарылачак. Балалар җәйге каникулга таралуга мәктәп биналарын киләсе уку елына әзерләү башланачак. Быел район мәктәпләрендә күләмле капиталь ремонт эшләре көтелмәсә дә, алар күпкә уңайланып, ямьләнеп калачак.

Автор:Лиана Ханмурзина
Читайте нас