

Март ахырында Чакмагыш үзәкләштерелгән модельле китапханәсе директоры Алсу Радик кызы Гәрәева белән Чакмагыш балалар модельле китапханәсенең баш китапханәчесе Ильмира Хәмит кызы Шәфыйкова “Китапханә һәм волонтерлар: сәламәтлеге торышы буенча мөмкинлекләре чикле булган кешеләрне социаль реабилитацияләүдә яңа ысуллар” дип исемләнгән республика фәнни-гамәли конференциясендә катнашты. Аны төбәкнең Мәдәният министрлыгы республиканың М.Х.Төхвәтшин исемендәге начар күрүче гражданнар өчен эшләгән махсус китапханәсе белән берлектә оештырды.
Конференция барышында хезмәттәшебез Ильмира Хәмит кызы коллективның китап укучылар, сәламәтлеге торышы буенча мөмкинлекләре чикле булган балалар белән “Баскыч. Югарыга, тулы канлы тормышка таба хәрәкәт” (“Лесенка. Движение вверх к полноценной жизни”) китапханә проекты чикләрендә алып барылган эшчәнлек тәҗрибәсе турында сөйләде. Аның чыгышы электрон презентация белән тулыландырылды.
Фәнни-гамәли чара программасы киңкырлы итеп төзелгән. Чарада шулай ук сәламәтлеге торышы буенча мөмкинлекләре чикле булган кешеләр белән эшләү, китапханәләрнең иҗади һәм проект эшчәнлегенә волонтерларны да җәлеп итү турында сүз барды, ирекмәннәр белән берлектә уеннар оештырылды.
Семинарда Чакмагыш үзәкләштерелгән модельле китапханәсе төбәктә сәламәтлеге торышы буенча мөмкинлекләре чикле булган гражданнарны социомәдәни реабилитацияләүдә актив катнашкан өчен Башкортстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Рәхмәт хаты белән бүләкләнде.