

Әлеге җимештән күп уңыш алырга телисез икән, чәчәк атканнан соң вакытын кичектермичә аны онсыман сусыл гөмбәчекләргә (мучнистая роса) каршы эшкәртеп өлгерегез. Бу чир яшь үсентеләрнең очларын, аннан бөтен куакны биләп ала һәм зыян китерә. Әгәр сез крыжовник куагын шушы чир ачыклангач кына эшкәртәсез икән, куакны гына саклап кала аласыз, ә җимешләренә өметләнәсе юк. Шуңа күрә вакытын үткәрмичә, эшкәртү мизгелен хәтердән чыгармаска һәм әлеге чир яулап алганчы профилактика рәвешендә куакны тиешенчә эшкәртергә тиешбез.
Ул күбрәк тотрыксыз һава шартларында: көндезләрен эссе, ә төнлә салкын һәм дымлы булганда көчәючән. Мондый шартларда гөмбәләр өскә күтәрелә һәм агачның бөреләренә , яфракларына, үсентеләренә һәм җимешләренә утырачак. Шуңа да һава температурасы көндезләрен 25-27градус, ә төнлә 5-10 торса, куакларны эшкәртергә ашыгырга кирәк.
Нәрсә белән эшкәртергә соң?
Башлыча фунгицидлар кулланыла. Фунгицидлар эшкәрткәннән соң, яракта, сабакта калалар һәм чир китереп чыгаручы бактерияләрне үтерәләр. Цинеб, поликарбоцин, күкерт, 1% бордо сыекчасы һәм башка препаратлар да файдалы, алар агачны кабаттан зарарланудан ныклы саклый, шул ук вакытта үсемлекләр бу препаратларга күнекми дә.
Яңгырлардан соң эшкәртүне кабатлау зыян итмәс. Ел дәвамында 6 мәртәбә эшкәртергә була. Препаратларны мөмкин кадәр тигез сиптерергә кирәк: яфракларның аскы өлешенә гөмбәчекләр үтеп керерлек булмаска тиеш.